Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Алар – безнең горурлыгыбыз!

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын! /Нури АРСЛАНОВ/. Алар - безнең горурлыгыбыз! Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм...

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын!
/Нури АРСЛАНОВ/.
Алар - безнең горурлыгыбыз!
Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм ул туган Татарстаныбызның 25 еллык юбилее алдыннан узды. Кичәне бик күркәм итеп танылган артист Эдуард Гафиятуллин алып барды. Иганә өлешен Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин күтәргән булып чыкты. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә шәһәре һәм районы тормышына үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Быел андыйлар бишәү иде. Хәзер алар белән тулырак танышыйк.
Салиха ГАРИПОВА:
"Алга барырга, бирешмәскә!"
Элек-электән хатын-кызларыбызны әни итеп, гаилә учагын саклаучы итеп күрергә күнегелгән. Чыннан да, гаилә тоткасы - хатын-кыз!
"Бүгенге көндә күп кенә нәфис затларыбыз ирләр дә алынырга куркып торган эшләргә тәвәккәлли. Бер караганда, хатын-кыз андый булырга тиеш тә түгел кебек... Әмма бүгенге дөнья, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре нәфис затларыбызны көчле булырга, бернигә дә бирешмәскә өйрәтә. Ә шулай да, холкы-табигате белән сөю-ярату, галәмне ана булуы белән хәйран итәр өчен яратылган асыл затларыбыз барыбер нечкә-йомшак күңелле, олы җанлы, шәфкатьле..." - дигән сүзләр чираттагы шәхескә аталган иде. Шәһәребездә танылган кеше, Бөгелмә тегү фабрикасы директоры Салиха Хәмзә кызы Гарипова ул!
Менә инде 35 елдан артык гомерен Салиха ханым яраткан һөнәренә багышлый. Әлеге профессиянең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, түбәннән күтәрелә ул. Соңгы 15 ел дәверендә фабрика җитәкчесе вазифасын башкара. "Тегүче һөнәре, беренче карашка, бик гади инде ул. Әмма нәкъ менә шушы һөнәр минем язмышымда төп рольне уйнады: гомеремне үзенчә "кисте", үзенчә "текте", - ди, елмаеп, Салиха Хәмзә кызы.
Язма героебызның мактаулы хезмәт юлы кайчан, ничек башланган соң? Шуңа күз салыйк әле. Бөгелмәдә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь кыз бала күрше Октябрьский каласында тегүчеләр хәзерләү училищесында укый. Аннан соң белемен техникумда күтәрә, чиратта югары уку йорты - җиңел сәнәгать институты. Ниһаять, Салиха Гарипова югары белемле инженер-технолог булып өлгәшә. 1988 елда Бөгелмә тегү фабрикасына эшкә кайта. Башта тегү цехында мастер булып, аннан коммерция бүлегендә эшли. 2000 елдан - фабриканың алыштыргасыз директоры. Бу чорда фабрика гаять авыр хәлдә - бөлгенлек дәрәҗәсенә төшкән була. Ул вакытларны бүген дә тыныч кына искә ала алмый Салиха Хәмзә кызы: "Җитештерүне тезгененнән тартып торган коточкыч зур салымнар йөкләмәсе, эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында түли алмау, шуның аркасында аларны түләүсез ялга җибәрүләр..." - ди ул, тамагына төер тыгылып... Әйе, инде "тезләнгән", менә бетәм, менә бетәм дип торган фабриканы аякка бастыру, ай-һай, җиңел булмагандыр. Менә шунда ачыла да инде Салиха Хәмзә кызының җитәкчелек сәләте. Ничек итсә итә, саклап кала бит Бөгелмә тегү фабрикасын! Саклап калу гына түгел, бүгенге көндә шәһәребездә, аннан читтә, дөнья күләмендә танылган производство итеп таныта ала. Әлбәттә, хәзер дә бернәрсәне дә китереп бирүче юк анысы. Заказчыларны күп вакыт үзләренә табарга туры килә. Әле бит базар мөнәсәбәтләре, көндәшлек шартларында товарың сатып алучы күңеленә хуш килергә дә, күз явын алырлык матур да, сыйфатлы булырга да тиеш. Менә шул таләпләрнең барсына да җавап бирә торган фабрика җитәкчесе ул Салиха Хәмзә кызы Гарипова - Бөгелмә горурлыгы!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
/Фотолар - язма геройлары фотоальбомыннан һәм Фазыл Вәлиәхмәтнеке/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса