Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын!
/Нури Арсланов/.
Алар - безнең горурлыгыбыз!
Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм...
Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын!
/Нури Арсланов/.
Алар - безнең горурлыгыбыз!
Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм туган Татарстаныбызның 25 еллык юбилее алдыннан үткәрелде. Кичәне бик күркәм итеп танылган артист Эдуард Гафиятуллин алып барды. Иганә өлешен Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин күтәргән. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә шәһәре һәм районы тормышына үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләргә багышлана.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ:
"Милләтемнән ваз кичмәм!"
Туган ягының, милләтенең чын патриоты булган Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтнең "Туган җиремә" шигырендә түбәндәге юллар бар:
Учларыма алам туфрагыңны,
Аһ, исләре лә аның исләре...
Зәй буенда сандугачың сайрый,
Әй, хисләре лә аның хисләре...
Колачыма сыйсаң, кочар идем,
Туган җирем, сине, Карабашым!
Син мәһабәт олы имән кебек,
Ә мин - яфрак, синең ябалдашың...
Кече Ватаныңа булган мәхәббәтеңне шуннан да үтемлерәк итеп сурәтләү мөмкинме соң?! /Өстәге рәсемдә - автопортрет/.
Фазыл Вəлиəхмəтов 1955 елның 14 мартында Бөгелмə районының Карабаш бистəсендə дөньяга килə. 1972 елда урта мəктəпне тəмамлап, элемтə монтёры булып эшли. 1973 - 1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмəт итə. Кайткач, нефть чыгару предприятиелəрендə слесарь, рəссам-бизəүче булып эшли. 1977 елда гаилə кора. Җəмəгате Минзилə белəн өч ул тəрбиялəп үстерəлəр. 1987 - 1991 елларда мəктəптə укыта, шул чорда читтəн торып Казан дəүлəт педагогия институтының тарих факультетын тəмамлый.
1991 елдан "Бөгелмə авазы" газетасында фотохəбəрче, соңрак хəбəрче булып эшли. Миллəт азатлыгы өчен үзе дə актив көрəшче буларак, язмаларында милли-тарихи темаларны киң яктырта. Татарстан мөстəкыйльлеген яклап, 1991 елның май аенда - Казанда, 1993 елның апрель аенда Бөгелмə шəһəрендə узган ачлык акциялəрендə катнаша.
2004 елда Карабашта үз йортында музей-китапханə оештыра һəм аңа якташыбыз, күренекле мəгърифəтче Һади Атласи исеме бирелə. Карабашта 2006 елда - Габдулла Тукайга, 2007 елда - җəлилче-карабашларга, 2011 елда сəяси репрессия корбаннарына куелган һəйкəллəрнең проектлары авторы һəм җитəкчесе дə ул. Һади Атласи исемендəге хәйрия фонды премиясе лауреаты.
Бөгелмə районы елъязмасы дип саналырга хаклы булган "Еллар кайтавазы" дип исемлəнгəн саллы китап, "Мизгеллəр" дип аталган фотоальбом, "Һади Атласи исемендəге музей-китапханə" буклеты авторы.
Әле күптән түгел генә дөнья күргән "Уяну" китабында исə Фазыл Вəлиəхмəтнең 1991 - 2014 елларда Бөгелмə районы һəм шəһəрендə, шулай ук республика күлəмендə барган милли хəрəкəтебезне, тормышыбызны яктырткан, үз вакытында төрле матбугат чыганакларында басылып чыккан язмалары, фотосурəтлəре урын алган. Автор ул еллардагы вакыйгаларны тулы күлəмдə яктырту һəм аларга бəя бирүне максат итеп куймый, ə үзе шаһит булган хəллəрне бəян итə, фотоларны тарихи мизгеллəрне күрсəтүче фактлар буларак тəкъдим иткəн. Менә шундый милләтпәрвәр шәхес ул - Фазыл Вәлиәхмәт.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
/Фотолар - язма геройлары фотоальбомыннан һәм Фазыл Вәлиәхмәтнеке/.