Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм ул туган Татарстаныбызның 25 еллык юбилее алдыннан узды. Кичәне бик күркәм итеп танылган артист Эдуард Гафиятуллин алып барды. Иганә өлешен Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин күтәргән булып чыкты. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә шәһәре һәм районы тормышына үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Быел андыйлар бишәү иде. Хәзер алар белән тулырак танышыйк.
Рәмилә МИНГАЛИМОВА:
"Татарчага Бөгелмәгә килгәч өйрәндем!"
Тумышы белән Рәмилә Җәмил кызы Мингалимова ут-күршебез Лениногорск каласыннан. "Туган көнем Габдулла Тукайныкы белән бер көндә!" - ди ул горурланып. Гайре табигый күренеш, әмма татар теленә Рәмилә Җәмил кызы Бөгелмәгә килгәч өйрәнә. Гадәттә, Бөгелмәгә килгән татарларга ана теленнән бизү кебек ямьсез күренеш хас. Шулай да искәрмәләр була икән...
Туган шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач, Рәмилә туташ, белем эстәргә дип, Бөгелмә педагогия училищесына килә. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлый. Лениногорскига кайтып, бер ел балалар укыта. Язмышы Бөгелмә белән бәйләнгән булгандыр инде, йөргән егете Рафаэль шуннан булып чыга. Бер-берсен ошатып, яратып йөргән яшьләр тормыш сукмагыннан бергә атларга сүз куеша, озакламый йөрәкләр кушыла - никах туе үткәрәләр. Шулай итеп, Рәмиләнең тормыш юлы тулысынча Бөгелмә белән бәйләнә дисәк, хата булмас. Озакламый гаилә тагын да тулылана, әти-әнине шатландырып, уллары Булат дөньяга килә. Тиздән баланы бакчага илтер көннәр дә килеп җитә. Улын җитәкләп, 19 нчы татар балалар бакчасына юнәлә әни кеше. Баксаң, биредә татар теле укытучысы кирәк икән. Алына әлеге эшкә Рәмилә Җәмил кызы. Кулларына русча-татарча сүзлек, өстәмә әдәби китаплар алып, үзе дә, улы
Булат та татар телен өйрәнә башлыйлар. Тырышлык бушка китми, озакламый беренче нәтиҗәләр дә күренә, шулай итеп, алар татар теле дигән искиткеч бай, тылсымлы дөньяга чумалар. Рәмилә Мингалимова исә менә дигән татар тәрбиячесе булып җитлегә. Аның уңышлары җитәкчелек күз уңыннан да читтә калмый, озакламый инде ул өлкән тәрбияче дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннан соң, гомумән, балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнә.
2008 елда Рәмилә Җәмил кызы шәһәребезнең 32 нче "Непоседы" балалар бакчасын җитәкли башлый. Узган ел аның кул астындагы балалар бакчасы республикабызда уздырыла торган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында җиңү яулады һәм бер миллион сумлык грант отты. Әлеге уңышта, әлбәттә, тырыш хезмәт коллективын җитәкләүче бакча мөдиренең дә роле искиткеч зур.
Язма героен сәхнәдә аның турыдан-туры җитәкчесе, шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Фәридә Кадыйрова /рәсемдә/ котлады.
Рәмилә ханым эшчәнлеге бары тик уңай бәягә генә лаек булды. "Кайда гына, нинди генә юнәлештә эш алып барса да, Рәмилә Җәмил кызы һәрвакыт камиллеккә омтылуы белән аерылып тора", - дигән сүзләрне җөпләп, үзе җитәкләгән бакча балаларының чыгышы, яраткан апаларына бүләк ясавы кичәне тагын да ямьләндерде. Яшь буынны тәрбияләүнең һөнәрмәндлар кулында булуы исә - залдагы тамашачы күңелен киләчәгебезнең якты икәнлегенә ышандыручы дәлил.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Фотолар - язма геройлары фотоальбомыннан һәм Фазыл Вәлиәхмәтнеке.