Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Алар – безнең горурлыгыбыз!

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын! Нури Арсланов. Алар - безнең горурлыгыбыз! Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә...

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын!
Нури Арсланов.
Алар - безнең горурлыгыбыз!
Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә шәһәре һәм районы тормышына үзләреннән лаек-
лы өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Андыйлар бишәү булды, хәзер Руслан Җәләев белән танышыйк.
Руслан ҖӘЛӘЕВ:
"Милләтемә хезмәт итәм"
"Хезмәттәшләре аның турында кырыс холыклы да, шул ук вакытта йомшак күңелле дә дип сөйлиләр", - дип башлады чираттагы таныштыруын Эдуард Гафиятуллин. Чыннан да, җитәкчегә кырыс булмый ярамыйдыр. Ныклы характер булырга тиеш аңарда. Шулай булганда гына килеп туган проблемаларны хәл итәргә, киләчәккә ышаныч белән атларга мөмкин. Руслан Сирин улы Җәләев - шундыйлардан. "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире кем өчен эшләгәнен аңлап эшли. Аның кул астында кечкенә генә редакция коллективы булса да, аларның укучылары - меңләгән! Шуңа күрә, заманнан артка калмыйча, әбунәчеләрнең зәвыгына туры килә торган язмалар, мәкаләләр чыгару - бик җаваплы эш. Атнасына ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга торган саннарны әзерләп, бастыруга җибәрү ничаклы көч сораганын газетада эшләгәннәр үзләре генә беләдер анысы. "Аллага шөкер, нинди генә катлаулы хәлләр килеп тумасын, графиктан тайпылган юк, шәһәр һәм районда чыга торган бердәнбер җирле татар газетасы укучысына вакытында барып җитсен өчен тырышабыз", - ди Руслан Сирин улы хезмәтен шәрехләп.
Руслан Җәләевне милләт хезмәтчесе дип атарга тулы нигез бар. Моның шулай икәненә аның тәрҗемәи хәле белән танышканнан соң тулырак төшенәсең. Тумышы белән Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле муниципаль берәмлегенә караган Каран-Чишмә авылыннан ул. Урта белемне Кәрәкәшле мәктәбендә ана телендә ала. Шуннан соң Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, армиядә хезмәт итеп кайта. Узган гасырның 90 нчы елларындагы милли күтәрелеш шаукымында Казан Дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Студент елларындагы рухи күтәрелеш, милләтнең якты киләчәге өчен тырышып йөргән чаклар киләчәк тормышында чагылыш таба. Татар мәнфәгатьләре аның өчен беренчел планга чыга. Әлбәттә, биредә университетта белем биргән остазлары, галимнәр - Миркасыйм Госманов, Әзһәр Мөхәммәдиев, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгать Галиуллин, Җәүдәт Миңнуллин, Фәһимә Хисамова һәм башкаларның роле дә зур булгандыр. Аларның эшен дәвам иттерү теләге көчле була егетнең.
1997 елдан Руслан Җәләев - Бөгелмәдә. Җирле мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова әле генә университет тәмамлап кайткан яшь белгеч турында каян белгән, каян ишеткәндер анысы, тиз генә Кәрәкәшле авылына барып, аны Бөгелмәнең 14 нче татар гимназиясендә тарих укытырга кодалый. Бу вакытта Руслан Сирин улы инде Азнакай шәһәрендәге бер уку йортында эшкә урнашып беткән, шул турыда хезмәт кенәгәсенә дә язып куелган була. Ләкин ул гына туктатамы соң инде Фәүзия Таһир кызын?! Ничек итсә итә, барыбер алып килә яшь белгечне Бөгелмәгә. Менә шулай итеп, тормышының Бөгелмә чоры башлана Русланның. Татар гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта башлый.
2007 елда "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Фәрит Шәфигуллин үзенең урынбасары булырга тәкъдим ясый аңа. Шулай итеп, Руслан Җәләев биографиясендә газета белән бәйле чор башлана. Озакламый баш мөхәррир вазифасы да аның җилкәсенә төшә һәм әлеге җаваплы йөкне бүген дә җигелеп "тарта" Руслан Сирин улы. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Иҗтимагый эшчәнлеге шулай ук милләт эшләре белән бәйле - Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе ул. Җирле Татар иҗтимагый үзәге һәм Татар мәдәният үзәге хезмәт коллективы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Үз вакытында биредә эшләп килүче халык театры артисты да иде әле ул Руслан Җәләев. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, эшләрегез гел уң булсын!
Флюра ШӘРИПОВА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
/Фото - язма герое фотоальбомыннан/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса