Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Ага еллар, кала эзләр...

Әйе, вакыт галиҗәнапләре беркемгә буйсынмый: көннәр, айлар үтә, еллар ага. Бүген Бөгелмә төбәге тарихчысы, чал Карабашның һәм аның тырыш халкының күркәм эшләренең елъязмачысы, Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә җитәкчесе Фазыл Абдулла улы ВӘЛИӘХМӘТ тә чираттагы тапкыр туган көнен билгеләп үтә. Милләт бәйсезлеген яулау, яклау һәм саклауга бәйле вакыйгалар, татар дигән исемне...

Әйе, вакыт галиҗәнапләре беркемгә буйсынмый: көннәр, айлар үтә, еллар ага. Бүген Бөгелмә төбәге тарихчысы, чал Карабашның һәм аның тырыш халкының күркәм эшләренең елъязмачысы, Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә җитәкчесе Фазыл Абдулла улы ВӘЛИӘХМӘТ тә чираттагы тапкыр туган көнен билгеләп үтә. Милләт бәйсезлеген яулау, яклау һәм саклауга бәйле вакыйгалар, татар дигән исемне горур йөртергә хаклы булуыбызны дәлилләгән матур эшләр турында бәян итә торган фото альбомнары, китаплары, туган төбәк табигатенең һәрбер үзенчәлеген, гүзәллеген аерып күрсәтә торган күркәм гамәлләре белән дә яхшы танылган шәхес ул Фазыл Вәлиәхмәт.

Газетабыз ачылган елларда аның алыштыргысыз фотохәбәрчесе булып эшләгән хезмәттәшебез бүген дә безнең янәшәдә, коллектив члены кебек: безнең белән бергә яна, бергә шатлана, газета язмышы белән даими кызыксына, тираж өчен борчыла, үзе дә фотолар, язмалар бастырып тора.

Без милләтпәрвәр дустыбызга саулык-сәламәтлек, гаиләсендә иминлек һәм алга куйган максатларына ирешүен, һәрчак шулай халык арасында булып, актив тормыш белән яшәр өчен дәрт-дәрман өстәлеп торуын, иҗади илһам телибез.

Ихтирам белән,
"Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса