Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Афәрин, "Безнең тату гаилә" бәйгесенең беренче катнашучылары – әниле-кызлы Эльвира hәм Диана Гончаренколар

Афәрин, танылган фотографта фотосессия узарга теләүчеләр сафына нигез салынды. "Безнең тату гаилә" бәйгесенә беренчеләрдән булып фото җибәрүчеләр - әниле-кызлы Эльвира hәм Диана Гончаренколар. Алар Бөгелмә шәһәрендә яшиләр. "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз....

Афәрин, танылган фотографта фотосессия узарга теләүчеләр сафына нигез салынды. "Безнең тату гаилә" бәйгесенә беренчеләрдән булып фото җибәрүчеләр - әниле-кызлы Эльвира hәм Диана Гончаренколар. Алар Бөгелмә шәһәрендә яшиләр.

"Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Шунысы да игътибарга лаек, фотоларның размеры зур һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш, чөнки без аларны газетада да бастырачакбыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Безнең тату гаилә" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 15 майга кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Бәйгенең исеменә күрә җисемен дә туры китерергә тырыштык. Җиңү яуланган тату, матур гаиләне Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган. Алга, дуслар, фотосессиягә!

Спонсорыбыз Елена Минаҗеваның эшләре белән түбәндәге ссылкалар буенча кереп таныша аласыз: аның Вконтакте төркемендәге шәхси бите - https://vk.com/selen_photographer; ул җитәкчелек итүче төркем - https://vk.com/selen_photo_group.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса