Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Зәкать һәм сәдаканың аермасы нәрсәдә?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Зәкать сүзе гарәп теленнән – “чистарыну” һәм “үсү”не, шәригатьтә хәләл юл белән табылган мал-мөлкәттән билгеләнгән өлешне (нисапны) риясызлык белән фәкыйрь мөселманга бирүне аңлата.

Зәкать бирү фарыз һәм ул Ислам ди-ненең биш баганасының берсе, Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: “Намазларыгызны үтәгез, зәкатьләрегезне түләгез” (Әл-Бәкара сүрәсе, 43нче аять).

Кем дә кем зәкатьне инкарь итсә, ул кеше кяфер һәм Исламнан чыгучы булыр.

Балигъ, ирекле, акыллы кешенең акчалата исәпләгәндә билгеләнгән күләмдә (нисап хәтле) малы булып һәм ул ай исәбе белән бер ел дәвамында аның кул астында торса, андый мөселман зәкать түләргә тиеш.

Нисапның күләме 85 грамм алтын яки 600 грамм көмеш тәшкил итә. Бу сумма кәгазь акча рәвешендә булса да, нисап булып исәпләнә.

Әгәр берәүнең бер ел дәвамында 85 грамм алтынга тигез кәгазь акчасы булса, ул вакытта барлык акчаның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процентын зәкать итеп түләргә кирәк.

Шуны ассызыкларга кирәк, сүз эш өчен ел буе әйләнештә булган алтын турында түгел, ә өйдә яисә банкта ятканы турында бара.

Зәкать шулай ук тере мал, бал, җиләк-җимеш, яшелчә һәм иген культураларыннан бирелә.

Мәсәлән, карабодай, бодай, дөге ише, иген культуралары, җиләк-җимеш, яшелчәдән җыелган уңышның уннан бер өлеше зәкать итеп мохтаҗларга бирелергә тиеш. Җыелган уңышның уннан бер өлешен зәкать итеп бирү “Гошер сәдакасы” дип атала.

Шулай ук зәкатьне билгеләүнең үз катгый таләпләре барлыгын искәртеп үтү мөһим. Алар турында Аллаһ “Тәүбә” сүрәсенең 60нчы аятендә әйтә. Анда зәкатьне нинди кешеләр арасында бүлеп бирергә яравы турында санап чыгылган. Барлыгы сигез төргә бүленә:

1. Хезмәт итеп, үз тормышлары өчен акча эшли алмаучы хәерчеләр: ятимнәр, толлар һәм эшсезләргә.

2. Тормыш итәр өчен бик аз кереме булган мохтаҗларга.

3. Зәкать җыючы һәм аны бүлеп таратучыларга (хезмәт хакы буларак).

4. Яңа гына дингә килгән, иманга якын, ләкин диндә көче җитмәгән мөселманнарга.

5. Колларны сатып алу һәм азат итү өчен (хәзерге заманда бу үз актуальлеген югалтты, тик шулай да үз вакытында коллыкны бетерүдә зур стимул булган).

6. Бурычлы кешеләргә, бурычларыннан котылу өчен, әгәр дә ул кешегә бәла-каза килсә, өйләнсә, гаилә чыгымнарына яки аңа өй төзергә кирәк булса.

7. Аллаһ юлында булган, Исламны өй-рәнүче мөселманга. Әлеге очракта бу – аның чыгымнарын каплау һәм алга таба да белемен дәвам итү өчен. Ешрак бу студентларга кагыла.

8. Читтә йөргән, үз илләренә кайтырга ярдәмгә мохтаҗ юлчыларга.

Зәкать бары мөселманнарга гына бирелә. Бу турыда Коръәндә төгәл язылган. Ә хәер-сәдаканы мөселман булмаганнарга да бирергә ярый. Мәсәлән, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Гайшә яһүд хатынын ашаткан һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) моны сәдака дип санаган.

Өстәрәк әйтеп узганча, зәкатьтән аермалы буларак, сәдака – иманлы кешенең үз теләге белән бирелә торган хәер.

Сәдака акча белән генә түгел, ә кием-салым һәм азык-төлек рәвешендә дә бирелергә мөмкин. Бигрәк тә Аллаһы Тәгалә юлында корбан иткән хезмәт, вакыт, көч кебек матди булмаган әйберләр дә сәдакага санала. Сабырлык кылу, кешеләрне ярату һәм аларга карата яхшы мөгамәләдә булу да, Аллаһ хакына булса, сәдака итеп саналырга мөмкин.

Рәсүлебез (с.г.в.) сәдака турында бик күп хәдисләр әйтеп калдырды. Пәйгамбәре
без (с.г.в.) әйтте: “Мал сәдака аркасында кимемәс” (Мөслим).

Мөгаз бин Җәбәл риваять итә, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: “Ураза калкан сакчы булса, сәдака, су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерәдер” (Тирмизи).

Сәдаканың иң әҗерлесе – сәдака җәрия. Хәдис-шәрифтә китерелә: “Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака (кое казу, мәчет төзү, Коръән бастыру); 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары (Мөслим).

Мөхтәрәм кардәшләр! Аллаһы Тәгалә бу дөньяда яшәгән вакытыбызда сәдакалар биреп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса