Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Җәзамы? Сынаумы! – Сынау!

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Аллаһ Җир шарындагыбөтен кешене дә сынау өчен барлыкка китерде. Адәм баласы туганнан алып, үлгәнчегә хәтле сынаулар аша уза. Гарәп телендә "сынау""ибтилә" дип атала. Бу сүз кешенең Аллаһка ихластан ышануын ачыклау өчен төрле авырлыклар һәм рәхәтлекләр белән сыналуын үз эченә ала. Аллаһы Тәгалә шулай ди: "Без сезне начарлык һәм яхшылык белән фетнә буларак сыныйбыз һәм сез Безгә кайтарылачаксыз" (Әнбия – 35).

Кайбер кешеләр бай һәм рәхәт тормышта яшәүне сынау дип түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең аларны яратуы дип кабул итәләр. Ләкин, чынлыкта, Аллаһы Тәгалә кешегә әлеге нигъмәтләрне сынау өчен генә бирә. Аллаһы Тәгалә бу турыда шулай ди: "Әгәр дә кешене Раббысы сынап, аңа хөрмәт күрсәтсә һәм нигъмәт бирсә, ул әйтә: "Раббым миңа хөрмәт күрсәтте". Әгәр дә Ул (Аллаһ) аны (кешене) сынап, ризыгын әзәйтсә, ул әйтә: "Мине Раббым кимсетте". Аллаһы Тәгалә аңа: "Юк, алай түгел", – дип җавап бирә" (Фәҗер – 15-16).

Әлеге аятьтән аңлашыл-ганча, Аллаһы Тәгаләнең бе-рәр кешегә байлыкны күп итеп бирүе аны яратканлыгын аңлатмый. Шулай укфәкыйрьлеккә төшерүе дә ул кешегә ачуланганлыгын белдерми. Болар бөтенесе дә Аллаһ тарафыннанадәм баласын сынау өчен генә эшләнә. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә байлык һәм фәкыйрьлек турында дөрес фикердә булмаган кешеләргә аятьнең ахырында: "Юк, алай түгел, сез дөрес фикерләмисез, бу бары тик сынау өчен генә бирелде", – дип әйтә. Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне байлык һәм фәкыйрьлек белән сынавы Үзе биргән нигъмәтләргә шөкер итәрләрме, әллә аларны инкяр итәрләрме икәнлекне белү өчен генә булды.

Кеше сынауны җиңел кабул итсен өчен түбәндәге хакыйкатьне аңларга тиеш:

1. Аңа килгән сынау дөньяны барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең ел элек Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып куелган иде. Шуңа күрә аннан берничек тә котылып булмый. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: "Аллаһы Тәгалә җан ияләренең язмышларын күкләрне һәм җирне барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең ел
элек язды" (Мөслим).

2. Бу дөньяда бөтен кеше дә сынау күреп яши, беркем дә аннан имин түгел. Шуңа кеше, сынауга дучар булучылардан гыйбрәт алып, тормышын дәвам итәргә тиеш. Чөнки бәла-каза күреп яшәүчеләрдән гыйбрәт алу аңа үзенә килгән сынауны үткәреп җибәрергә җиңеллек бирә.

3. Сынауларга сабыр итүче кешеләргә Аллаһы Тәгалә бик күп әҗер-савап бирә. Аллаһы Тәгалә шулай ди: "Бары тик сабыр итүчеләргә генә әҗер-саваплары хисапсыз биреләчәк" (Зүмәр – 10).

Мәсәлән, Әюб пәйгамбәр төрле бәла-каза һәм авырулар белән сыналды. Шушы сынауларны сабырлык белән уздырганы өчен Аллаһы Тәгалә аны мактап, шулай ди: "Дөреслектә, Без аны сабыр итүче кеше буларак таптык. Нинди яхшы кол ул. Дөреслектә, ул (Аллаһка тәүбә итеп) кайтучы"
(Сад – 44).

Әюб пәйгамбәр саулык-сәламәтлеге, байлыгы, балалары белән сыналган вакытта иң күркәм рәвештә сабыр итте. Ул кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән зарланмады, ә бары тик Аны мактавын һәм Аңа гыйбадәт кылуын дәвам итте. Менә шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аны "нинди яхшы кол ул" дип атый.

Кайбер кешеләр бәла-ка-зага дучар булгач һәм авырлыклар белән очрашкач, үз-үзләрен кулда тота алмыйлар, зарланалар, Аллаһы Тәгаләне гаделсезлектә гаеплиләр. Шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә каршында үз дәрәҗәләрен төшерәләр.

4. Аллаһы Тәгалә кешене зуррак сынаудан саклапкалу өчен кечкенә сынау белән сынарга мөмкин.

5. Кешегә сынау килү Аллаһы Тәгаләгә якынайтучы гамәлләргә ишек ача: сабырлык күрсәтүгә, Аллаһның рәхмәтенә өметләнүгә.

6. Кеше, сынау килгәнчегә хәтле, хәерле гамәлләрне күп кылмаска мөмкин. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аның җәннәттәге дәрәҗәсен күтәрү һәм изге гамәлләрне күбрәк кылуга этәрү өчен төрле сынаулар җибәрергә мөмкин.

7. Кайбер кешеләр сынаулар килгәнчегә хәтле Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, гөнаһларга батып яшәргә мөмкин. Шуңа Аллаһы Тәгалә бу кешене сынаулар аркылы Үзенә якынайта.

Әгәр дә мөселман кешесе сынауны җиңел үтәргә теләсә, Ислам динендә күрсәтелгән түбәндәге гамәл-ләрне үтәргә тиеш:

1. Сынауны Аллаһтан дип кабул итеп, аның белән килешү.

2. Ислам динендә күрсәтелгән гамәлләрне үтәп, Аллаһның әмеренә каршы килмәү, Аңа ачуланмау һәм заманны сүкмәү.

3. Сынауны узу өчен бөтен чараларны да куллану.

4. Аллаһы Тәгаләдән кылган гөнаһлар өчен гафу итүне сорау һәм дога кылу.

5. Сынау килгән кешегә нәфел намазын уку сөннәт гамәл булып санала. Бер хәдистә шулай дип әйтелә: "Әгәр дә Мөхәммәд (с.г.в.)нең берәр нәрсә эчен пошырса, ул намаз укый иде" (Әхмәд).

6. Сәдака бирү. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: "Чирләрегезне сәдака белән дәвалагыз" (Әбү Давыд).

Ибн Дәкыкъ әл-Гыйд шулай ди: "Бу хәдистә хәвеф-хәтәр төшү куркынычы булганда, бәла-казаны туктату өчен, сәдака бирү мөстәхәб булуына дәлил бар".

7. Коръән уку. Аллаһы Тәгалә Коръән укуның файдасы турында шулай ди: "Һәм Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт булучы нәрсәне иңдерәбез" (Исра – 82).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса