Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Үзеңә кул салу — хәрам гамәл!

Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп сакларга бирде.

Җан бик кадерле нәрсә булып санала. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе зыян китерә һәм һәлакәткә алып бара торган бөтен нәрсәдән сакларга тиеш. Җанны саклау үз эченә авырган вакытта дәвалануны да, машинада барганда тизлекне арттырмауны да һәм төшенкелеккә бирелгәч үзеңә кул салмауны да ала.

Ислам динендә үз-үзеңне үтерү — бик зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә бу гамәлне хәрам кылды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Үзегезне үзегез үтермәгез. Аллаһ сезгә карата Рәхимле» (Ән-Ниса сүрәсе, 29нчы аять).

Әбү Һүрәйрәдән риваять ителгән бер хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.в.) үзеңә кул салуның зур гөнаһ булуы турында болай дигән: «Кем дә кем, бер таудан ташланып, үз-үзен үтерсә, ул кеше, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел ташланып торачак. Кем дә кем, агу йотып, үз-үзен үтерсә, аның агуы кулына биреләчәк һәм, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел шуны йотып торачак. Кем дә кем, үз-үзен берәр тимер белән үтерсә, аның тимере кулында булачак һәм, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел шуны корсагына чәнчеп торачак» (Бохари, Мөслим).

Ислам галимнәре аңлатуынча, әгәр кеше «үзеңне үтерү рөхсәт ителгән, гөнаһ түгел» дип, үзенә кул салса, җәһәннәмдә мәңге калачак. Чөнки ул, хәрамны хәләл кылуы сәбәпле, диннән чыккан була. Әгәр дә инде үзенә бу гамәлнең гөнаһ икәнлеген танып кул салса, бу вакытта ул — зур гөнаһ кылган мөселман. Шул сәбәпле озак вакыт дәвамында җәһәннәмдә газаплана. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә, аны гафу итеп җәннәткә кертә.

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с.) башка хәдисендә болай дип әйтә: «Кем дә кем үз-үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәм дә шуның белән газапланачак» (Бухари).

Әл-Хәфиз ибн Хәҗәр исемле галим әйтә: «Кешенең үз-үзенә карата җинаять кылуы, гөнаһысы ягыннан, башка кешене үтергән дәрәҗәдә. Чөнки җан — аның милке түгел, ул Аллаһныкы. Шуңа күрә ул, Аллаһ рөхсәт иткәнчә генә, үз-үзенә карата берәр нәрсә эшли ала».

Җүндүб исемле сәхәбә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нән хәбәр итә: «Бер кеше җәрәхәт сәбәпле үз-үзен үтерде (җәрәхәтенә сабыр итә алмагач). Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әйтте: «Колым үзен үтереп Мине узды. Шуңа күрә мин аңа җәннәтне хәрам кылдым» (Бухари).

Ни өчен кеше үзен үтерергә карар кыла? Аны моңа нәрсә этәрә? Кешене үзенә кул салуга, иң беренче чиратта, төшенкелеккә бирелү хисе, ягъни Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү теләге этәрә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә мөселманнарга һәрвакытта да Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә куша. Аллаһы Тәгалә шулай ди: «Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез. Һичшиксез, кяферләр кавеме генә Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзә» (Юсуф сүрәсе, 87нче аять).

Кеше төшенкелеккә бирелсә, аның яшисе килми башлый, дөнья мәшәкатьләреннән үзенә кул салып котылмакчы була. Ләкин чынлыкта, ул алардан котылмый, ә киресенчә, үзен тагында катырак газапка этәрә.

Ислам дине күзлегеннән караганда, кеше төшенкелеккә шайтан котыртуы сәбәпле бирелә. Шуннан соң шайтан аның күңеленә үзен үтерү уен кертә. Шайтан котыртуынча, үзеңне үтерү — ул дөнья мәшәкатьләреннән котылу юлы. Ләкин чынлыкта кеше үз-үзен үтереп тагын да куркынычрак һәм катырак газапка дучар була. Кешенең шайтан вәсвәсәсенә бирелүе йә иманының бөтенләй булмавына, йә зәгыйфь булуына бәйле. Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше дөньяның сынау урыны икәнлеген аңный. Кеше дөньяга гомере буе рәхәттә яшәү өчен генә килми. Аллаһы Тәгалә аны кайбер вакытта авырлык белән дә сыный. Аллаһка чын-чынлап инанган кеше авырлыкны да һәм рәхәтлекне дә бер үк төрле кабул итә. Чөнки бөтен нәрсәдә аның өчен хәерле. 

Аллаһы Тәгалә барчабызны да күңел төшенкелегеннән һәм кайгыга бирелеп гөнаһлы гамәлләр кылудан сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса