Уразаның кайбер хикмәтләре
Үзен мөселман дип санаган кеше, әгәр сәламәтлеге булса, Рамазан аенда ураза тотарга бурычлы. Бу — Раббыбызга якыная торган бер гыйбадәт.
Әйе, һәр кеше дә тәмле ашарга-эчәргә ярата. Ә менә ураза тоткан вакытта ул, үзе ярата торган ләззәтле әйберләрне калдырып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен
Аңа буйсына. Бу — уразаның беренче хикмәте.
Икенче хикмәте — тәкъвалыкта, Аллаһ газабыннан куркуда, Аңа якынаюда. Чөнки Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә әйтә: «Ий иман китергән бәндәләр, сезгә кадәр кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды. Бәлки сез тәкъвалылардан (ягъни Аллантан куркучылардан) булырсыз».
Өченче хикмәте — нәфесеңне тәрбияләү, тыелу. Син нәфесеңне яраткан әйберләрдән, ризыктан тыелырга өйрәтәсең.
Дүртенче хикмәте — Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белү, фәкырьләрнең хәлен аңлау. Дөньяда төрле хәлле кешеләр яши. Фәкыйрь-мескеннәр, ашарларына булмаганнар бар. Ураза тоту ач тору — әнә шундыйларның хәлләрен аңлауга бер сәбәп.
Бишенче хикмәт — аның сәламәтлегебез өчен файда булуында. Ураза тотканда, организмыбыз ял итә, чистарына. Бу да шулай ук Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәте,
Юмартлык ае
Ибн Габбас (радыяллану аенда фәкыйрь-мескеннәр-гәнһү) әйтә: «Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик юмарт кеше иде, ә Рамазан аенда тагын да юмартрак кешегә әйләнә иде» (Бохари һәм Мөслим). Безгә дә шуңа омтылырга кирәк. Һәркем, көченнән килгән кадәр, Аллаһы Тәгалә юлында малын сарыф итәргә тырышсын. Кемдер ифтар мәҗлесләре әзерли, мәчеткә яки өенә чакырып авыз ачтыра. Шушы гамәле сәбәпле пәйгамбәребезнең сыйфаты белән сыйфатлана. Әгәр мондый эшкә кодрәтебез җитмәсә, болай эшләргә була; күпмедер күләмдә (1, 5, 10 килограмм) хөрмә сатып алып, мәчетләргә ифтар өчен өләшеп чыгарга мөмкин. Син калдырган хөрмә белән авыз ачалар икән, сиңа да ураза тоткан савап булачак.
Сзхабәләр дә Рамазан аенда фәкыйрь-мескеннәрне ашатырга, авыз ачтырырга тырышкан. Кешеләрне) ашату — ислам диненең төп өлеше. Белеп торыйк: Аллаһ Сөбхәнә Тәгалә беркайчан да Аның юлында сарыф иткән малны юкка чыгармый. Күпме изгелек кылсак, фәкыйрь-мескенгә ярдәм итсәк, сәдака бирсәк, Аллаһы Тәгалә берсен дә хисапсыз калдырмый. Киресенчә, малларыбызга бәрәкәт бирәчәк, арттырачак.
Ният кылырга онытма!
Һәр көнне ният кылыргамы, әллә Рамазан аеның башында бер ай буе ураза тотып чыгам, дип ният кылу да җитәме?
Бу мәсьәләдә галимнәрнең фикере икегә бүленә Хәнәфи, Хәнбәли, Шәфигый мәзхәбе галимнәре һәр көнне төнлә ният кылу ягында. Имам Мәлик һәм башка олуг галимнәр, Рамазан ае башында ураза тотарга ниятләп куйсаң, шул җитә һәм уразаң дөрес була, дигән фикердә.
Без Хәнәфи мәзһәбендә, димәк, төнлә үк уразага керүне ниятләп куярга кирәк. Галим кеше сәхәргә тора икән, бу үзе үк ният була, ди. Чөнки гадәти вакытта берәү дә төнлә торып ашап утырмый. Әлеге дәлилләргә таянып, без дә галимнәргә иярергә тиеш. Димәк, һәр көн ниятебезне яңартып торсак, хәерлерәк булыр. Бер уңайдан мондый мәсьәлә хакында әйтү урынлы булыр: кеше иртәгә ураза тотам, дип, кичтән үк ниятен кыла, тик сәхәргә тора алмый. Иртәнге намаз вакыты кергән, кояш чыгарга бик кыска гына вакыт калган була. Ул уянып китә һәм күңелендә шундый сорау туа: «Сәхәргә тора алмадым, уразага керергә ярыймы икән?» Мондый очракта галимнәрнең җавабы бер: әйе, син уразага керергә тиеш, чөнки кичтән ук ниятләп яттың. Сәхәр ашау фарыз түгел — сөннәт, ә ният — фарыз.
Шуңа күрә хәтта йоклап калган булсак та, монда һич куркыныч юк. Без сөннәтне үтәмәдек, шунлыктан әҗере азрак, әмма уразабыз кабул булыр, иншәАлаһ.
Раил хәзрәт Фәйзрахманов.
ФОТО: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа