Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Уң кул биргәнне сул кул белмәсен

Мөселман кардәшләрдән күп ишетергә була, уң кулың биргән сәдаканы сул кулың күрмәсен дигән хәдисне.

Күбесе бу хәдисне турыдан-туры аңлый һәм сәдака биргән вакытта аны сул кулыннан яшереп, учына төреп, башкаларга күрсәтмичә бирә. Әйдәгез шушы сүзләрнең төп мәгънәсен карап китик. Пәйгамбәребез (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) болай диеп әйтте: «Кыямәт көнне җиде төрле кеше Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсенә лаек булыр: гадел (намуслы) имам; яшьтән үк Аллаһка гыйбадәт кылып үскән кеше; күңеле мәчет белән бәйле булган кеше; Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен сөйгән, шуның өчен генә күрешкән һәм аерылган ике кеше; дәрәҗәле, матур хатын зина кылырга чакырганда: «Мин Аллаһтан куркам», — дип, бу эштән тыелган кеше; сул кулы уң кулының сәдака бирүен белмәү дәрәҗәсендә яшереп сәдака бирүче; беркем күрмәгәндә Аллаһны зекер итеп, күзеннән яшьләре аккан кеше» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Кыямәт көнендә барча әүвәлгеләр һәм ахыргылар бер урынга җыелырлар, шулвакытта кояш аларга бик якын булыр. Хәтта ул кояш бер сөңге, бер миль ераклыгында дип әйтелә, кешеләр шул вакытта үзләренә килгән авырлыкларга түзә алмаслар. Кояш дәһшәтендә кешеләр бик зур сынау кичерәчәкләр. Ул кызулыкка тиң булган кызулык дөньяда юк. Кешеләр шул кызуда була һәм гөнаһлары өчен куркудан тирли башларлар. Аларның тирләре гөнаһларының күплегенә карап ага. Иң әз гөнаһлыларының тирләре агып, табаннарын каплар, икенчеләрнең — тубыктан булыр, өченчеләрнең — тездән, дүртенчеләрнең — билдән, бишенчеләрнең — күкрәктән, алтынчыларның — ияккә кадәр, җиденчеләре тирләрендә йөзеп йөрерләр. Кыямәт көненең микъдары бик озын, шул вакыт буена кешеләр бу рәвештә куркып тирләп торачаклар.

Шул чыдамаслык кызуда бердәнбер күләгә булыр. Ул — Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсе. Хәдистәге сүзләр буенча ул Аллаһ Тәгаләнең Үзенең күләгәсе була алмас, чөнки Аллаһ Тәгаләне җәннәт әһелләре генә күрә алырлар.

Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсе астында сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше булыр. Ничек итеп уң кул биргәнне сул кул белми кала? Бу сүзләргә аңлатма киләсе: биргәнен кеше үзе һәм алган кеше генә бу сәдака турында белергә тиеш. Мондый гамәлне ихлас күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен генә кылган кеше башкара ала. Әгәр кеше мохтаҗларга сәдака биргән вакытта башкаларга үзенең малын, байлыгын күрсәтергә тырышса аның сәдакасы кабул булмый. Элекке заманнарда бай кешеләр үзләренең кемлекләрен танытмаслык итеп киенеп, кибетләргә барып, бурычлы кешеләрнең бурычларын түләргә ашыкканнар. Аларның кылган бу игелекләрен бер кемдә белмәгән. Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 264нче аятендә болай диеп әйтә: «И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм Соңгы көнгә ышанмаган, кешегә күрсәтер өчен генә малын сарыф иткәннәр кебек, битәрләү һәм кимсетүләрегез белән сәдакаларыгызны юкка чыгармагыз».

Аллаһы Раббыбыз барчабызга да Кыямәт көнендә Аның гарше күләгәсенә булырга насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса