Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Тоткан уразалар кабул булсын!

Рамазан ае, башка айлар арасында иң хөрмәтле, иң бөек мизгелдер.

Ураза гыйбадәтләре башка гыйбадәтләрдән саваплырак булуы белән аерылып тора. Аның фазыйләтләрен санап кына бетерерлек түгел. Ул һәрбер иманлы кешенең үзара яррышып, узышып гыйбадәт кыла торган вакыты. Бу айда һәр мөселман үзенең әхлагын, тәрбиясен, хәтта йөрешен дә күркәм итә. Иң төп саналган гыйбадәт – ураза тоту.

   “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз” диелә изге Коръәндә (“Бәкара” сүрәсенең 183нче аяте).

“Һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе була. Тәннең зәкяте – ураза” диелә хәдис-шәрифтә.

Дин галиме Әхмәтһади Максуди Ураза (саум) турында менә нинди аңлатмалар бирә:

1. Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору – балигъ һәм акылы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз.

2. Уразаның фарызлары өчәү:

1) ният кылу;

2) ашау-эчүдән тыелу;

3) якынлык кылудан тыелу.

3. Сәхәр ашаганнан соң, ураза өчен таң атканчы ният кылу – мөстәхәб (ягъни хуплана). Әгәр өйлә вакытына бер сәгать чамасы калганчы ният кылса – дөрес була. Әгәр дә өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына калгач ният кылса – хәерле булмый.

4. Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Теле белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласа, уразасы дөрес була.

5. Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала:

Нәүәйтү ән әссумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лиләәһи тәгааләә.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

6. Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу – шулай ук мөстәхәб.

7. Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.

Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа гына тәвәккәл иттем. Һәм синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

Рамиль Гали фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса