Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Татарстан мөфтияте шәмаил конкурсы игълан итә

Шәмаил - татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналган борынгы мөселман хаттат (каллиграфия) сәнгате. Шәмаил - буыннардан-буыннарга күчкән күңел догасы. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Безнең халык еш кына шәмаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган. Аларга бәйле традицияләрне...

Шәмаил - татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналган борынгы мөселман хаттат (каллиграфия) сәнгате. Шәмаил - буыннардан-буыннарга күчкән күңел догасы.

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Безнең халык еш кына шәмаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган.

Аларга бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, бәйге уздырыла. Татар шәмаиле конкурсы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте оештырган "Минем өемнең шәмаиле" республика акциясе кысаларында үткәрелә.

КОНКУРС НОМИНАЦИЯЛӘРЕ:

Профессиональ каллиграфия. Бу номинациягә пыялага ясалган классик татар шәмаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Эшләр А4 (210 мм х 297 мм) - А2 (420 мм х 594 мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шәмаилләр кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр - 7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум. Иң яхшы эшләр шулай ук акциянең махсус каталогына кертеләчәк.

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, Грамоталар, Рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шәмаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шәмаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шәмаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шәмаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.

Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләрдән торган күргәзмә "Кол Шәриф" мәчетендә 15 майдан алып, 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 - 21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда - Идел буе Болгарында Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр "Яңа Гасыр" телеканалының татар шәмаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.

Конкурс эшләре фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса