Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Шикледән баш тарту — тәкъвалык билгесе

Пәйгамбәребез (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) бу хәдистә шикле белән шөгыльләнүчене патшаның тыюлыгы янындагы көтү көтеп йөрүче белән чагыштыра.

Әбү Габдуллаһ Ногъман бине Бәшир разыяллаһү ганһү риваять итә: «Мин Аллаһының Илчесенең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, хәләл дә билгеле; хәрам да билгеле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар. Болар турында күп кешеләрнең төгәл фикере юк. Шикледән сакланучы динен һәм намусын саклар. Шикле белән шөгыльләнүче хәрамны да кылуга киләчәк. Чөнки ул тыюлык янында көтү көтеп, көтүе менә-менә тыюлыкка керүче көтүчегә тиң. Һәр патшаның шундый тыюлыгы бар. Ә Аллаһының тыюлыгы — Аның кешеләргә хәрам кылган нәрсәләре. Дөреслектә, кеше тәнендә ит кисәге бар. Ул яхшы булса, бөтен тәнне дә яхшы итә. Начар булса, бөтен тән дә яраксызга чыга. Ул ит кисәге — йөрәк» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Пәйгамбәребез (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) бу хәдистә шикле белән шөгыльләнүчене патшаның тыюлыгы янындагы көтү көтеп йөрүче белән чагыштыра.

Гадәттә, гарәп хакимнәре, чыннан да, үз көтүләре өчен билгеләнгән көтүлекләрне саклаганнар, чикләрне үтеп керүчене җәзалаганнар. Хакимнең җәзасыннан куркучы көтүен әлеге җирдән алып киткән. Ә тыюлыкка якынаеп, көтүне шуның янында көтүчеләр үзләре дә теләмичә, тиздән чикләрне үтеп хакимнең җиренә кергәннәр һәм җәзаланганнар. Бу көтүче күзен башка якка авыштырып игътибарын югалтса аның көтүе патшаның бакчасына кереп китә. Шулай ук шикле белән шөгыльнәнүче дә игътибарын югалтып хәрамга кереп китергә мөмкин.

Шул ук рәвештә Аллаһының да җирдә тыюлыгы бар. Бу тыюлар — гөнаһ һәм барлык хәрам нәрсәләр. Болардан нәрсә булса да эшләүче дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһының җәзасына лаеклы. Аларга якынаючы, шикле нәрсәләр эшләүче хәрамны кылуга бик якын. 

Пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) оныгы Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит» (Тирмизи, Нәсәи хәдисләр җыентыгы).

Әбү Зәр Гыйфари разыяллаһү ганһү әйткән: «Кешенең хәрам булыр дип куркып, хәләлнең бер өлешеннән баш тартуы аның тәкъвалыгы турында сөйли».
Үзенең тәкъвалыгы белән аерылып торган Әбү Габдеррахман Гамри: «Бәндәгә тәкъвалык хас булса, ул шиксез нәрсә файдасына шикледән баш тарта», — дигән.

Кайбер кешеләр: «Әлеге сүзләр артыклыкның, кирәгеннән артык тәкъвалыкның мисалы», — дип әйтергә мөмкиннәр. Аларга без болай дип җавап бирәбез: хәләлнең чиген чыкмас өчен, хәрамнан баш тарту өчен мөселман өммәте һәрвакытта да тиешле үрнәккә лаек. Мөселман өммәтендә кешеләрне шикледән ерагаерга өнди торган сүзләргә һәм эшләргә урын булмаса, алар һичшиксез шикле һәм хәрам эшләрне кыю рәвештә эшләр иде.

Мәзһәбләр арасында шикле ризык мәсьәләләре бар. Әйтик, мәсәлән, бер мәзһәбтә креветкаларны ашау рөхсәт ителсә, ә башка мәзһәбтә тыелган.

Мәзһәбләрнең күбесендә эт итен ашау тыелган булса, мәзһәбләрнең берсендә рөхсәт ителгән. Шундый мәсьәләләр күп. Алар шикле мәсьәләләр дип атала. Һәм Пәйгамбәребез (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) безгә хәрамнан гына түгел, хәтта шундый мәсьәләләрдән дә тыелырга киңәш итә. Шикледән тыелган саен тәкъвалыгыбыз арта.

Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә һәрберебезгә ныклы иман, тәкъвалык насыйп итсә иде. Калебләребезнең чисталыгы, пакьлеге турында күбрәк кайгыртырга насыйп итсә иде һәм Кыямәт көнендә Аның каршысына чиста, саф калебләр белән барырга Раббыбыз насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса