Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Сәҗдә

Республикабыз уникаль дини традицияләргә ия

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз мөселманнарын Идел Болгарстанының Ислам динен кабул иткән көн белән ихлас тәбрикләде.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән күренекле тарихи вакыйга - Идел Болгарстанының Ислам динен кабул иткән көне белән тәбрик итәм.

Ислам Россия халыкларының рухи тормышында күп гасырлар буена мөһим роль уйнады. Исламның формалашуында һәм үсешендә 922 елда аны Идел Болгарстанының ирекле рәвештә кабул итүе мөһим адым булып тора. Бу - төбәкнең социаль-икътисади үсешенә куәтле этәргеч бирә һәм алдынгы рухи үзәкләрнең берсенә әверелдерә.

Гасырлар дәвамында Ислам дине гомумкешелек кыйммәт­ләрен, гуманизм идеяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның үзара тату хезмәттәшлегенең барлыкка килүендә әйдәүче факторлардан булды.

Бүген республика уникаль дини традицияләргә ия, алар халкыбызның бай рухи мирасын, тарихын, телен һәм мәдә­ниятен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Башка конфессия вәкилләре белән бергәләп, Татарстан мөселманнары рухи чыганакларыбызны яңартуда актив катнашалар. Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча киң колачлы эшнең җәмгыятебезнең барлык вәкилләре катнашында тормышка ашырылуы бик сөенечле.

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү рухи-әхлакый, дини кыйммәтләргә таянучы күркәм традициягә нигез салыр, республикабызда милләтара һәм дин­ара дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам.

Барыгызга да ихластан күңел тынычлыгы, бәхет һәм уңышлар телим!" - диелә әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дине