Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Балаларга – “Фатиха” календаре

Шушы көннәрдә генә татар-мөселман балалары өчен "Фатиха" китап-календаре дөнья күрде. Каюм Насыйри нигез салган календарьлардан алып, бүген чыгып килгәннәренә кадәр - барысы да өлкән укучылар өчен булса, бусы-балаларга һәм үсмерләргә атап чыгарылган беренче календарь.

"Максатыбыз олы - балалар күңелендә Ислам динен өйрәнүгә омтылыш һәм теләк тудыру. Динебезне өйрәнеп, белеп һәм олылап үскән баладан исә югары әхлаклы, начар гамәлләрдән тыелып, игелекле эшләр кылырга тырышкан иманлы кеше үсәр", - диелә "Фатиха"ның кереш сүзендә. Китап-календарьда бала күңеленә якын булырдай кызыклы-гыйбрәтле хикәятләр, мавыктыргыч әкиятләр, уеннар, табышмаклар бар. Балалар һәм үсмерләр календарьдагы "Аллаһның барлыклары", "Илаһи кодрәт", "Белеп торыйк", "Сорау-җавап", "Аллаһның исемнәре" һ.б руб­рикаларда динебез нигезләренә кагылышлы белемнәрен тирәнәйтә алалар. Календарь 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар укырлык итеп төзелгән. Анда "Әти-әниләр өчен" рубрикасы да бар. "Фатиха"ның эчтәлеге дә бай, бизәлеше дә матур. Календарьның төзүче-авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Нәсимә Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: календарь