Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Сәҗдә

Бәетемне сиңа багышлыйм...

15 май көнне шәһәребез үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Бәетемне сиңа багышладым..." дигән фольклор кичә узды.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
бүлек мөдире.

Чакырылган кунаклар: "Шифа" клубы әгъзалары, "Дуслык" ветераннар клубының "Мирас" ансамблендә катнашучылар башта мөнәҗәтләрнең һәм бәетләрнең тарихы, аларның халкыбыз мәдәниятендә, әдә­биятында тоткан урыны турында мәгълүмат тыңладылар, "Сак-Сок", "Сөембикә", "Йосыф-Зөләйха" бәетләренең эчтәлеге белән таныштылар. Алып ба­ручының сүзләрен куәтләп, "Дуслык" клубы җитәкчесе Чәчкә апа Сәлимова тыңлаучыларга тагын бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. "Мирас" башкаруында яңгыраган "Лә иләһы илләллаһ", "Әминә апа бәете", "Сак-Сок", "Сөембикә", "Әнкәйгә" һәм баш­ка мөнәҗәтләр, бәетләр бе­рәүне дә битараф калдырмады, һәркем йотлыгып тыңлады, тәэ­сир­­­­­­­­­ләнде.

"Шифа" клубы әгъзасы Бә­дия апа Кәбирова чиккән сөл­геләр, тастымаллар, бәйләгән челтәр япмалар һәм шәлләр күргәзмәсе кичәгә ямь өстәде, халык җәүһәрләренең байлыгына өстәмә дәлил булды.

Ә инде әлеге темага багышланган китап күргәзмәсе кызыксынучыларга бу юнәлештә белемнәрен тулыландырырга мөмкинлек бирде.

Халкыбызның бай мирасы белән танышу, аны барлауга багышланган фольклор кичәсе түгәрәк табын янында чәй мәҗ­лесе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: фольклор