Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Рәҗәп ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае башланды.

Бу фазыйләтле айның башында Рәгаиб кичәсе бар. Рәгаиб кичәсе – мөселманнар тарафыннан тантаналы шартларда билгеләп үтелә торган бәйрәм ул. Бу кичәдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) атасы хәзрәти Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булган. Галимнәр бу кичәдә (27-28 февраль төне) ястү намазын укып тәмамлагач, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына өметләнеп, Рәгаиб кичәсе хөрмәтенә дип, махсус намаз уку бик әҗерле булыр диләр.  

Галимнәр шулай ук бу айда ураза тотуны да бик файдалы һәм саваплы гамәл дип саныйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйткән:  

– Рәҗәп аеның көннәре алтынчы кат күкнең ишекләренә язылгандыр. Әгәр бер кеше рәҗәп аенда бер көн ихлас белән ураза тотса, шул ишек һәм рәҗәп аеның бар көннәре, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, телгә килерләр һәм әйтерләр: “Йа, Раббы! Рәҗәп аенда ураза тоткан бәндәңнең барча гөнаһысын ярлыка!”  

Әгәр кеше рәҗәп аенда ике көн ураза тотса, барча җир мәхлукатлары һәм күк әһелләре бу кешегә нинди саваплар, рәхмәтләр  булганын сөйли башласалар, аңлатып бетерә алмаслар.   

Әгәр кеше бу айда өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул бәндә белән тәмуг арасында бер пәрдә кылыр, бу кеше тәмугның газапларын күрмәс.  

Рәҗәп ае тәмамлануга, ул күккә ашар һәм Аллаһы Тәгалә аннан сорар: “И рәҗәп ае, бәндәләрем сине олыладылармы?” ул өч кат сорагач кына, рәҗәп ае җавап бирер: “Әй бар итүче Аллам! Пәйгамбәрең мине “саңгырау ай” дип атады. Мин бәндәләрнең гыйбадәтләрен генә ишеттем, әмма гөнаһлары турында ишетмәдем”, – дияр.   

– И, рәҗәп ае! Син минем гаепле саңгырау аем шул. Синең дә, колларымның да гөнаһлары күптер. Әмма синдә тәүбә кылып, гафу сорап үтенгән колларымның гөнаһларын ярлыкармын! – ди Аллаһы Тәгалә.  

Рәҗәп аенда итагать итү һәм гыйбадәт кылуның саваплары турында әйтеп-сөйләп кенә бетерү мөмкин түгеллеккә дәлилдер бу сүзләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса