Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәҗдә

Рамазаннан тыш уразалар турында

Менә Рамазан ае да артта калды. Бу ай уразасыннан тыш, пәйгамбәребез нинди уразалар тоткан икән? Рамазан төгәлләнү изге гамәлләрдән тукталып калу дигән сүз түгел бит.

Гарәфә көн уразасы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Бу көнне ураза тоту узган һәм киләсе елның гөнаһларына каффәрәт булып тора”

Гашура көн уразасы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Бу көнне ураза тоту да узган һәм киләсе елның гөнаһларына каффәрәт булып тора”

Мөхәррәм аенда ураза тоту. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Рамазан аеннан соң иң яхшы ай – Аллаһның ае – мөхәррәм, ә фарыз намазыннан соң иң яхшы намаз – төнге намазлар”.

Даут пәйгамбәр уразасы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Син көндез ураза тотасың да төнлә тәһәҗҗүд намазлары укыйсың. Алай эшләмә. Кайчагында уразаны тот та аннары тотма. Төнге намазларны укы да йоклап ал. Синең тәнеңнең синең өстеңдә хакы бар. Сиңа аена өч көн ураза тоту да җитә. Һәрбер саваплы эш өчен савап 10 тапкыр арттырылып языла, нәтиҗәдә бертуктаусыз ураза тотуга тиң була. Көчең күп дип санасаң, Даут пәйгамбәр шикелле тот. Ул көнаралаш ураза тоткан”.

Шәүвәл ае уразасы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кем Рамазан аенда ураза тотып, Шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тота, шуңа ел буе ураза тоткан кадәр савап языла”

Ай саен өчәр көн ураза тоту. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Өч көн ураза тотасың килсә, һәр айның 13, 14, 15нче көннәрендә тот. Ай саен өчәр көн ураза тоту ел буе ураза тотуга бәрабәр”.

Дүшәмбе, пәнҗешәмбе уразалары.  Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кешенең гамәлләре Аллаһка дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә күрсәтелә. Минем уразам шул көннәргә туры килсен иде”.

Зөлхиҗҗәнең беренче 10 көнендәге ураза. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аллаһы Тәгалә шушы көндә кылынган гамәлләрне кабул итә” (сүз Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында бара).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса