Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә, 6 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн...
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә, 6 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә). Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.
Күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән.
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.
Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 600 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Зәкят нисабы - 224 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы - 21,6 мең сум.
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 18 июньдә башланган иде. Ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. Рамазан кешеләрне берләштерүгә, рухи пакьләндерүгә, түземлелек тәрбияләүгә сәләтле. Уразаның кыйммәте - мөселманнарның көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуында гына түгел, бозык уй-гамәлләрдән һәм сүзләрдән тыелуында.
Әлеге язма ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына таянып әзерләнде.
Татар-информ.