Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Җомга көненең фазыйләтләре

Көннәрнең иң бөеге — Җомга көне.

Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г.) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә җомга көнен шулкадәр ярата, хәтта Коръәндә аның исеме белән аталган «Җомга» сүрәсен иңдерә. Аллаһы Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн — Җомга көне.

Ул көнне Адәм яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим).

Җомга көнендә яки төнендә вафат булу хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ди: «Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи).

Җомга көненең башка көннәрдән өстенлеген дога кабул була торган вакытта күрсәтә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ди: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шулвакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк» (Бохари). 

Җомга көнен башка көннәрдән мәчеткә барып җомга намазы уку аерып тора. Аллаһы Тәгалә бу көнне ирләргә җомга намазын фарыз кылды. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Җомга намазын җәмагатьтә кылу һәр мөселман өчен фарыз. Кол, хатын, бала һәм авыруларга исә ул фарыз түгел» (Әбү Дауд, Бәйхаки, Хәким).

«Җомга» сүрәсенә килгәндә, әлеге сүрә нәкъ тә җомга көненә багышланган. Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә анда бу көнгә караган әдәпләрне әйтеп үтә: «Ий иман китерүчеләр! Җомга көнне намаз өчен (азан әйтелеп) чакырылгач, Аллаһыны искә алырга ашыгыгыз һәм сәүдәне ташлагыз. Бу — (сәүдәнең вакытлы файдасыннан) сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә белсәгез иде (мәңгелек алыш-бирешне сайлар идегез)» («Җомга» сүрәсе, 9нчы аять).

Әлеге аять безгә намаз вакыты җитүгә, бөтен эшегезне ташлагыз, Аллаһы йортына, мәчеткә җомгага барыгыз, ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ди: «Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер суга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар» (Мөслим).

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем дә кем бернинди дә сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер куя» (Ибн Мәҗәһ, Нәсәи). 

Аллаһы Тәгалә кешеләргә җомга намазын Үзен искә төшерү өчен фарыз кылды. Күп вакытта кешеләр, дөнья эшләре белән мәшгуль булып, Аллаһны, Аның әмерләрен һәм тыюларын исләреннән чыгаралар. Менә шуңа күрә Аллаһы Тәгалә җомга намазы алдыннан хөтбә укуны фарыз итте. Ул хөтбәдә Аллаһның бөеклеге, Аның исем-сыйфатлары, Ул әмер иткән һәм тыйган гамәлләр турында сөйләнелә, үлем, Кыямәт көне, җәннәт-җәһәннәм искә төшерелә. Шуңа да җомга намазы кешегә гыйлем дәресе кебек, чөнки ул бу намазга килеп дини гыйлем алып кайта. 

Җомга көнне фәрештәләр намазга килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу турыда шулай ди: «Әгәр дә җомга көне җитсә, мәчетләрнең ишекләре янында фәрештәләр булып, алар намазга иң беренчеләрдән килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар.

Әгәр дә имам хөтбә укырга мөнбәргә утырса, алар язылган битләрне төрәләр һәм хөтбәне тыңлый башлыйлар» (Бохари).

Шулай ук мөселман кешесе бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп, ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтен үтәгән була. Сөекле пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис шәрифендә шулай дип әйтә: «Кем җомга көнне, госелләнеп, яхшы киемнәрен киеп һәм исле майлар сөртенеп, этешмичә мәчеткә җомга хөтбәсен тыңларга килсә, имам мөнбәргә менеп, намазыннан аерылганчыга хәтле эндәшмичә хөтбәсен тыңлап, намазын кылса, аның ике җомга арасындагы гөнаһлары гафу ителер» (Әбү Дауд).

Җомга көненең аерым тагын бер күркәм сөннәте ул — Коръәни Кәримнең 18нче сүрәсе, «Әл-Кәһф» сүрәсен уку. Хөрмәтле җәмәгать, без, кызганыч, бу әйберләргә кайвакыт бик аз игътибар бирәбез.

Раббыбыз Аллаһ дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса