Олыларга хөрмәт
Ислам — яхшылыкка өндәүче тынычлык дине.
Ул бөтен кешене дә хөрмәт итәргә һәм аларның хакларын үтәргә куша. Бу вәгазьдә Ислам диненең олы яшьтәге кешеләргә карата булган мөнәсәбәте турында аңлатып китәсем килә. Бүгенге чорда өлкәннәрне олылау, аларга хөрмәт күрсәтү әкрен-әкрен югалып бара. Без моны өйдә дә, урамда да һәм җәмәгать транспортында да күрәбез. Ни өчен яшьләр олыларны хөрмәт итми, балалар әти-әниләрен саннамый, аларга кычкыра, ә кайбер вакытта хәтта кул да күтәрә? Төп сәбәп кешенең Ислам диненнән читләшүенә, мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытылмауга бәйле. Күп ата-ана балаларына Коръәнне, Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисләрен өйрәтми, чөнки үзләре дә белми. Шуңа өйдә баланы ата-ана түгел, ә телевизор, компьютер тәрбияли, ә урамда — тәртипсез, әхлаксыз җәмгыять.
Җәмгыять яхшы якка үзгәрсен, яшьләр олыларны ихтирам итсен өчен Ислам дине күрсәтмәләренә кайтырга кирәк. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдистә шулай ди:
«Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел» (ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.с.) күрсәткән юлдан бармый) (Табарани).
Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтү Ислам динендә зур урын алып торганлыгын аңлата.
Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуына һәм дөньяда күпне күрүенә бәйле. Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәд (с.г.с.) аларны хөрмәт итәргә куша.
Әгәрдә яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә:
«Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк» (Тирмизи).
Шулай ук, әгәр дә кеше яшь вакытта олыларга хөрмәт күрсәтмәсә, картайгач яшьләрдә аңа шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә:
«Изгелек юкка чыкмый, гөнаһ онытылмый, хөкем итүче Аллаһ үлми. Ничек теләсәң, шулай бул. Син ничек хөкем итсәң, сине дә шулай хөкем итәрләр» (Габдурраззак «Мусаннәф» китабында риваять итә).
Бу хәдистә Мөхәммәд (с.г.с.) кешенең башкаларга кылган начарлыклары үзенә кире әйләнеп кайтуы турында хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә Гадел Зат булганга күрә бөтен кешегә дә тиешле җәзасын яки бу дөньяда, яки ахирәт дөньясында бирә. Шулай ук балаларда әти-әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булсалар, аларның балаларыда аларга карата шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә:
«Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар» (Хәким).
Әгәр дә кеше яшь вакытта үзенең әти-әнисен саннамаса, рәнҗетсә, хакын үтәмәсә, килер бер көн, балалары да аңа шундый ук мөнәсәбәттә булыр. Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Кем дә кем яхшылык эшләсә, моның файдасы аның үзенә була, ә кем дә кем начарлык эшләсә, моның зарары үзенә булачак. Синең Раббың колларына әз генә дә гаделсезлек кылмый» (Фуссыйләт — 45).
Олыларга хөрмәт күрсәтүне без ничек аңларга тиеш һәм ул нәрсәдә чагыла? Мөхәммәд (с.г.с.)нең тормыш юлына күз салсак, ул үз гамәлләре һәм сүзләре белән безгә аны аңлатып калдырды.
Иң беренче чиратта, олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып сәлам бирү дә күренә. Ислам әдәбе буенча яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә беренче булып сәлам бирергә тиеш. Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә:
«Кечкенә олыга, узып баручы утырып торучыга, әз төркем күп төркемгә (беренче булып) сәлам бирә» (Бухари).
Икенчедән, сөннәт буенча ризык кабул итүне иң беренче өлкән яки хөрмәтле кеше башларга тиеш. Хүзәйфә (р.г.) әйтә:
«Әгәр дә без Мөхәммәд (с.г.с.) белән бергә булсак, ризыкка Аллаһның илчесе кулын сузганчыга хәтле кагылмый идек» (Мөслим).
Әгәр берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Миңа Җәбраил фәрештә өстенлекне өлкәннәргә бирергә кушты» (Әбү Бәкр әш-Шәфигый).
Ибн Гомәрдән хәбәр ителә: Мөхәммәд (с.г.с.) әйткән: «Мин үземнең төшемдә мисвәк кулланганымны күрдем. Шулвакытта яныма ике кеше килде, аларның берсе карт, ә икенчесе яшь иде. Мисвәкне («Әрак» агачы тамырыннан ясала торган теш чистарткыч) яшерәгенә тәкъдим иттем һәм шулвакытта миңа әйтелде: «Өлкән яшьтәгесенә бир!» Һәм мин мисвәкне өлкәнрәгенә бирдем» (Мөслим).
Хәтта мәчеттә җәмәгать белән намаз уку рәвеше дә олыларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә:"Кешеләргә имам булып Аллаһның китабын оста укучы (яхшырак белүче) баса. Әгәр аларның укуы бер дәрәҗәдә булса, сөннәтне яхшы белүче, әгәр дә сөннәтне белүдә бертигез булсалар, алданрак һиҗрәт кылучы, әгәр дә инде һиҗрәт кылуда да бертигез булсалар, яше буенча олырагы имам булып баса" (Мөслим).
Шулай ук намазга тезелгәндә дә иң беренче булып олылар, ә аларның артларына яшьләр һәм балалар баса.
Сүз башлаган вакытта сөннәт һәм әдәп буенча беренче итеп олыларга бирелә. Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с.) янына өч кеше килә. Алар арасында иң яше — Габдуррахмән исемлесе беренче булып сөйли башлый. Мөхәммәд (с.г.с.) аны туктатып: «Олыларга юл бир», — диде (Бухари).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа