Ни өчен вакыф исламда хәйриячелек нигезе дип санала?
Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.
Вакыф – шәригать белән хупланган һәм аның тарафыннан киң таралган гамәл.
Ислам дине тарихында һәм хәзерге үсешендә вакыф, ягъни фонд системасы зур урын алып тора. Россия мөселманнарының Октябрь революциясенә кадәрге тарихын карасак, анда да вакыф системасы зур роль уйнаган.
Вакыф сүзе гарәп телендә “тукталыш, туктату, тотып калу” дигәнне аңлата.
Вакыф – ул дәүләт яки шәхси зат тарафыннан хәләл максатларга файдаланырга бирелгән, аны тапшыручының аның белән ниндидер сатып-алу, алмашу һ.б. кебек хокуклары булмый торган милек.
Вакыфка күчми торган милек белән беррәттән күчә торганы да керә. Күчемсез милек вакыфына шундый мөлкәтләр керә: җир, йорт, кибет, кое, һ.б. Әлеге төр милекнең төп нигезе Коръән һәм сөннәттә салынган. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Үзегез ярата торган (мал һәм җан кебек) нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз. (Күңелегезгә хуш килгән яки килмәгән) Нәрсәне (генә) сарыф итсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны белүче” (Әлү Гыймран сүрәсе, 92нче аять).
Мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт иткән Мәдинәдә су кытлыгы була, чөнки, Румә исемле коедан кала, башка коеларның суы эчәргә тәмсез була. Бәнү Гыйфәр ыруыннан булган бер кеше Румә коесының хуҗасы була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аны миңа җәннәттәге коега сатмыйсыңмы?” – диде. Бу кеше: “Бу – безнең бердәнбер табыш ала торган чыганагыбыз, әгәр без аны сиңа сатсак, без малсыз калабыз”, – диде. Бу сүзләр Госман ибн Гаффанга ирештеләр һәм ул аны 35 мең дирхәмгә сатып алып, вакыф малы итеп, мөселманнарга тапшырды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: “Йә Рәсүлаллаһ, син миңа Бәнү Гыйфәр ыруындагы кешегә вәгъдә кылганны вәгъдә итәсеңме?” – диде. Рәсүлебез (с.г.в.): “Әйе”, – дип әйтте (Тирмизи).
Күчемле милек вакыфы арасында шундыйларын санарга була: машиналар, маллар-җанварлар, урын-җир кирәк-яраклары, савыт-саба, файдалы әдәбият һ.б. күчемле милек белән эшләнгән вакыфлар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләренең берсендә шулай дип әйтелә: “Кем дә булса, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның вәгъдәсенә (ихлас кылынган һәрбер игелекле гамәл өчен аның рәхмәтләренә, савапларга ирешүгә) ышанып һәм үзенең атын вакыф итсә, аның (бу атның) ашатылган-эчертелгән булуы һәм тиресе дә бу кеше файдасына Хисап көнендә Үлчәүгә куелыр” (Бохари).
Әбү Һөрайрә мондый риваять тапшыра: Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән кала, бар гамәлләре туктала. Бу өч әйбер: туктаусыз хәйриячелек, башкаларга тапшырып калдырган файдалы гыйлем, үз ата-аналары өчен ялварып дога кыла торган иманлы бала”, – дигән (Мөслим).
Галимнәр хәдистә китерелгән “туктаусыз хәйриячелек” сүзтезмәсен вакыф дип аңлатканнар.
Вакыфны оештыручының сүзләре вакыт буенча чикләү мәгънәсен, ниндидер срокны эченә алмаска тиешләр. Мәсәлән, вакыфны оештыручы: “Мин үземнең йортымны дини гыйлемнәрне өйрәнүчеләр (мөтәгаллимнәр) өчен бер ел срок белән вакыф итеп бирәм”, – дип әйтә икән, андый вакыф чын вакыф булып санала алмый. Чөнки вакыф ниндидер бер срок белән чикләнә алмый, ул даими булырга тиеш.
Вакыф – мөселман җәмгыяте өчен бөек игелек эшләү. Чөнки бу вакыф мәчетләр, мөселман мәктәпләре (мәдрәсәләр) төзү, гыйлем тарату һ.б. кебек җәмәгать максатларына сарыф ителәчәк. Вакыф эшләү – ярлыларның, мөлкәтсез кешеләрнең, ятимнәрнең, мосафирларның һ.б.ның хаҗәтләрен үтәү ул.
Татарларда хәйриячелек тарихын карасак, Казанда беренче керемле вакыф 1830 елда сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов васыятендә теркәлә. Ул Мәрҗани мәчетенә Печән базарындагы ике таш кибетен вакыф малы итеп тапшыра. Ягъни вакыф малыннан кергән табыш ярдәмендә мөселман оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра алган. Вакыф акчасына мәктәп-мәдрәсәләр тотканнар, китаплар бастырганнар, мохтаҗларга ярдәм иткәннәр.
Мөхтәрәм кардәшләр! Аллаһы Раббыбыз безләргә дә вакыф маллары калдырырга насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа