Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Ни өчен мөселман хатын-кызларына каш йолкырга ярамый?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Адәм баласының Аллаһы Тәгалә тарафыннан болай да һәрбер әгъза һәм тән өлеше камил рәвештә яратылган. Аллаһы Тәгалә “Тин” сүрәсенең 4нче аятендә болай дип әйтте: “Без кешене иң күркәм сурәттә яралттык”.  Әгәр кеше шуның белән риза булмаса яки үзгәртергә теләсә, Аллаһның әмеренә каршы чыга!

Кешедә булган бөтен әгъзалар әманәт булып санала. Әгәр кеше аларны гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, Кыямәт көнендә алар аңа каршы сөйләячәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кыямәт көнендә Без аларның авызларына мөһер куячакбыз. Шул вакытта аларның куллары Безнең белән сөйләшәчәк, ә аяклары кылган гөнаһлары турында шәһидлек бирәчәк” (Йәсин сүрәсе, 65нче аять).

Кашны йолку, буяу мәсьәләсендә дә шушы кагыйдәне истә тотып эш итәбез. Пәйгамбәребез болай дигән: “Аллаһның ләгънәте булды шул кешеләргә, кемнәр кашларын йолкыдылар, йолкыттылар”. Һәм галимнәр, шушы хәдистән чыгып, каш йолку тыелган дип әйтә. Кашларны буяу да кешенең гадәти рәвешен үзгәртүгә китерә икән - тыела.

Икенчедән, хәзерге вакытта, аеруча яшьләр арасында, безнең халкыбызга хас булмаган гадәтләргә ияреп, кашларын йолкытып яки үзгәртеп; төрле әгъзаларына боҗралар тагып; татуировкалар ясатып йөрүче кешеләр күп.

Каш йолкуга медицина күрсәтмәсе бар икән, бу гөнаһ дип саналмый.  Шулай ук каш буяу кешенең гадәти рәвешен үзгәртми икән, монда тыю юк. Һәм буяуның составында нәҗес матдәләр булмавы; тәһарәт алганда каш астына су үтү шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса