Ни өчен гайбәт сөйләү тыела?
Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.
Кеше күп вакытын сөйләп үткәрә һәм аның һәр сүзе фәрештәләр тарафыннан язылып бара: “Ул бер генә сүз әйтсә дә, аның янында күзәтүче әзер” (Каф сүрәсе, 8нче аять).
Кайвакыт без нидер сөйләп, аның куркынычын аңлап бетермибез: “Менә сез моны телләрегезгә кабул итәсез һәм, ул хакта белемегез булмаса да, авызларыгыз белән сөйлисез һәм әһәмиятсез дип исәплисез, ә ул Аллаһ каршысында – бөек нәрсә (гөнаһ)” (Нур сүрәсе, 15нче аять).
Шуңа күрә һәр нәрсәне уйлап кына сөйлик. “Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышана икән, хәерле нәрсә әйтсен йә сөйләшмәсен” (Мөслим).
Кешеләр күп вакытта гайбәт сөйләүдән курыкмый. Киресенчә, алар гайбәт сөйләп, тәм таба. Гайбәт сүзенең тамыры гарәп телендә гаиб – яшерен мәгънәсен аңлата, чөнки бер кешенең гайбәте ул үзе булмаганда сөйләнелә. Безнең халык арасында киң таралган әйтем бар. Кайбер кешеләрне гайбәт сөйләүдән тыйсаң, алар үзләрен аклап, шундый җавап кайтара: “Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт өчен сөйлим”. Ислам динендә кешенең булган гаебен сөйләү гайбәт була, ялган сөйләү – яла ягу, бохтан дип атала. Бервакытны Мөхәммәд (с.г.в): “Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?” – диде. Кешеләр: “Аллаһ һәм Аның илчесе белүчерәк”, – дип җавап бирде. Ул әйтте: “Гайбәт – ул кардәшеңне яратмый торган ягы белән искә алу”. Бер кеше сорады: “Әгәр дә минем әйткән сүзем кардәшемдә булса?” Ул әйтте: “Әгәр әйткән сүзең анда булса, син аның турында гайбәтен сөйләдең. Әгәр дә булмаса, син аңа яла яккан буласың” (Нәсәи).
Аллаһы Тәгалә гайбәт сөйләүнең җирәнгеч бер гамәл икәнлеген күрсәтеп, Коръәндә шулай ди: “Янә бер-берегездән гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегезнең гайбәтен сатмасын. Сезнең берегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит (үлгән кешенең итен ашаудан)! Шулай булгач, Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле” (Хуҗурат сүрәсе, 12нче аять).
Моңа пәйгамбәр (с.г.в.) вакытыннан булган бер мисал китерик. Бер кешегә зур җинаяте өчен җәза бирелә. Моны күзәтеп торган ике дусның берсе икенчесенә: “Кара әле, эт үлеме белән үлгәнче йөрде инде бу”, – дип әйтә. Күпмедер вакыттан соң пәйгамбәр (с.г.в.) барган юлында бер ишәк үләксәсен күрә, шуннан соң теге ике кешене чакыртып китерә һәм: “Шушы ишәк үләксәсен ашагыз әйдә”, – дип әйтә. Тегеләре шаккатып калалар һәм: “Ишәкнең ите яхшы хәлдә булганда да аны ашаучы юк, ә үләксәсен ничек ашарга”, – дип җирәнәләр. Шунда пәйгамбәр (с.г.в.) аларга: “Сезнең ул кардәшегез турында әйткән сүзләрегез менә шушы ишәк итен ашаудан да җирәнгечрәк булды”, – ди. Бу мисал да гайбәтнең никадәр яман эш булуын күрсәтә.
Гайбәт сөйләү – кеше хакы. Бу начар гамәлне калдырырга кирәк, гайбәт сөйләүче, Аллаһыдан гафу сорыйм да шуның белән котылам, диеп уйларга тиеш түгел. Кылган начар гамәлебез кешеләр хакы белән бәйле булса, аларның да бәхиллеген алырга, гафу сорарга кирәк. Әгәр дә дөньядан үткән булсалар, алар өчен Аллаһыдан гафу сорарга кирәк, алар исеменнән сщдака бирергә кирәк. Кешегә начарлык эшләп, намаз укып кына бу гөнаһтан котылып булмый.
Үлем фәрештәсе якаларыбыздан тотып алганчы, кешеләр белән араларыбызны төзәтергә, изгелекләр кылырга ашыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа