Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мөбарәк Рамазан фазыйләтләре турында

Рамазан – сабырлык ае, ә сабырлыкның бүләге – җәннәт

ХӘДИС. Һәммәбезгә дә рәхмәт ишекләрен киң ачкан мөбарәк Рамазан ае ахырына якынлаша. Бу айда кылынган бер кечкенә генә яхшылык та бәндәгә зур әҗер китерә. Күңелләр шайтан вәсвәсәсеннән азат, калебләр иман нуры белән нурланган чор. Бер хәдистә Рәсүллуллаһ әйтте: “Өммәтем гади айда бер яхшылык өчен бер әҗер ала. Ә менә Рамазанда Аллаһ Тәгалә бер яхшы гамәл өчен 700гә (!) хәтле һәм аннан да күбрәк савап бирә. Фарыз гыйбадәтләрнең һәрберсе өчен гади айда кылынган 70 фарызның савабы, нәфел өчен башка айлардагы фарыз гамәл өчен бирелә торган савап бирелер”.

Рамазан – сабырлык ае, ә сабырлыкның бүләге – җәннәт.

 

РИВАЯТЬ. Суфьян Сәүри р.г. әйтте: “Мәккәдә өч ел тордым. Мәккә әһеленнән бер кеше һәр көн өйлә вакытында мәчеткә килә, тәваф кыла, ике рәкәгать намаз укый, аннан соң миңа сәлам бирә һәм соңыннан йортына кайтып китә иде. Безнең арада шулай җылы мөнәсәбәт урнашты. Ә аннары ул авырып китте һәм мине чакырды. Әйтте: “Әгәр үлсәм, госел кыл, намаз укы һәм мине күм. Мине шул төндә каберемдә ялгыз калдырма. Мөнкир белән Нәкир сорау алганда, тәүхидне миңа ирештереп тор”. Ул үлгәч, аның үтенечен истә тотып, кабере янында калдым. Йокылы-уяулы булдым. Шунда югарыдан бер тавыш килде. Ул миңа дәшә иде: “Я, Суфьян, синең монда саклавыңа, өйрәтүеңә безнең ихтыяҗ юк. Чөнки без аны онытмадык”, – диделәр. Мин: “Ничек? Нәрсә белән?” – дип сорадым. “Рамазан аенда һәм шәүвәл аенда итагать итеп тоткан фарыз һәм сөннәт уразалары белән,” – диделәр. Шунда мин уянып киттем, әмма янымда берәү дә юк иде. Тәһарәт алып, намаз укыдым һәм тагын йоклап киткәнмен. Әүвәлдә күргән  төшне кабат күрдем. Шулай өч мәртәбә кабатланды. Мин бу хәбәрнең шайтаннан түгел, ә бәлки Аллаһыдан икәнлеген белдем”. Димәк, ураза тоту, Аллаһыбыз кодрәте белән, кабер газабыннан котылуга да бер сәбәп була ала.

***

Башы – РӘХМӘТ, уртасы – МӘГЪФИРӘТ (ягъни гафу ителү, кичерелү), ахыры җәһәннәм газабыннан – УТТАН КОТЫЛУ булган  мөбарәк айда тоткан уразаларыгыз, укыган тәравих намазларыгыз, үткәргән ифтарларыгыз кабуллардан булсын, газиз дин кардәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса