Күңел тынычлыгын табу
Барча гәләмнәрне юктан бар кылып, тәрбяләп торучы Аллаһы Раббыбызга барча хәмед-сәнәләребез булсын!
Барча пәйгамбәрләрнең хәерлесе булган пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә салават-шәрифәләребез ирешеп торсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә чын күңелдән ярдәм иткән сәхәбәләренә, табигыйннарга, табгу-табигыйннарга, иман-исламда кыямәткә хәтле булырга тырышкан мөъмин-мөселманнарга хәер-дога, сәләмнәребез булсын!
Мөхтәрәм кардәшләрем! Әс сәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Ислам динендә күңел тынычлыгы Аллаһ Тәгаләнең иманлы мөселманнарга биргән бүләге булып тора. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Ул — иманнары белән иманнарын арттырсыннар өчен, иман китерүчеләрнең күңелләренә тынычлык (рәхмәт, Аллаһка һәм Аның расүленә хөрмәт, Исламның хөкемнәренә авышу һәм тартылу) иңдергән Зат» (Әл-Фәтх сүрәсе 4нче аять).
Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли. Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы — Аллаһка мөрәҗәгать итүдә дип өйрәтә. Аллаһның безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән, намаз укыйбыз, зикер әйтәбез — тынычланабыз, ураза тотабыз — нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар шулай ук кешегә тынычлык алып килә. Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат — ул Аллаһ. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит. Коръәндә бу турыда:
«Алар — иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән (бөтен буталчыклардан, шик-шөбһәләрдән котылып) тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» — диелгән (Әр-Рагъд сүрәсе 28нче аять). Шуннан чыгып, Ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:
Аллаһ минем янәшәдә, мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый дип уйлау кешене тынычландыра;
Расүлуллаһ (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте вакытында Әбү Бәкер белән Мәккәгә бер сәгатьлек ераклыкта булган Сәүр тавы түбәсендәге бер мәгарәдә өч көнгә Мәккә мөшрикләреннән яшеренәләр. Бу вакытта мөшрикләр, мәгарә янына килеп, Пәйгамбәрне (с.г.в.) һәм Әбү Бәкерне аның тирә-ягында эзләнә башлагач, Әбү Бәкер: «Әгәр бүген тотылсак, Аллаһның дине бетәр!» — дип уйлап, бик куркуга кала һәм Расүлуллаһка (с.г.в.): «Я Расүлуллаһ, аларның берәрсе аякларына караса, безне күрәчәк!» — дигәч, Расүлуллаһ (с.г.в.): «Өченчесе Аллаһ булган ике кешене син нәрсә дип саныйсың?!» — дип әйтә һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм саклавы үзләре белән булганын аңлата. Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтте:
«Шулчак ул (Пәйгамбәр, аның өчен хәвефләнгән) юлдашына (Әбү Бәкергә): «Борчылма, Аллаһ (ярдәме һәм саклавы) бит безнең белән!» — дип әйтте, һәм Аллаһ аңа (рәхмәтен һәм) тынычлыгын иңдерде» (Әт-Тәүбә сүрәсе 40нчы аять).
Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы ихлас күңелдән Коръән аятләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану;
Пəйгамбəребез (с.г.в.) үзенең бер хəдисендə:
«Кешелəр Аллаһ йортларның берсендə бергəлəп Коръəн уку һəм өйрəнү өчен җыелсалар, аларга һичшиксез иминлек иңəчəк, аларны рәхмəт каплаячак, фəрештəлəр əйлəндереп алачаклар, һəм Аллаһ Үз каршындагылар алдында аларны искə алачак» (Мөслим).
Тынычлануга якынаюның иң җайлы юлы күп тапкырлар Аллаһны зекер итү. Юнысны (г.с.) бер зур балык аны кабып йоткач, ул бик җайсыз, чарасыз хәлдә кала. Шул чакта Аллаһны зекер итеп бу доганы укый:
«Ләә иләәһә иллә әнтә, субхәәнәкә иннии күнту минәз-заалимиин». Мәгънәсе: «Синнән башка һичбер илаһ юк! Син пакь! Һичшиксез, мин залимнәрдән булдым!».
Аллаһ Тәгалә әйтте:
«Без аңа җавап бирдек һәм аны (йоткан балыкка: «Бераздан аны диңгез ярына илтеп чыгар!» — дип әмер итеп) хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз» (Әл-Әнбия сүрәсе 88нче аять).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзләрне бик еш кабатлый торган булган:
«Әй, Аллаһ, чыннан да, мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән һәм ваемсызлыгымнан, саранлыгымнан һәм төшенкелеккә бирелүчәнлегемнән, бурычлар авырлыгыннан һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан Сиңа сыенамын».
Һәр ниятне Аллаһка тәвәккәлләп тормышка ашырырга, һәрбер эшне Аллаһка тапшырып башкарырга. Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше эшләрнең ахыры нәрсә белән төгәлләнүенә карамастан күңеле белән риза була һәм үзен тыныч тота. Хәтта ул теләгән максатына ирешмәсә дә зарланмый. Тәвәккәл кылганга күрә Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне дә һәм Мөхәммәд (с.г.с.)не дә зарардан саклады. Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патша яккан уттан котылды, ә Мөхәммәд (с.г.с.) Мәккә кәферләренең һөҗүменнән. Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г) әйтә:
«Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул», — дигән сүзләрне утка атылган вакытында Ибраһим пәйгамбәр әйтте, ә Мөхәммәд (с.г.с.) Мәккә кәферләре белән куркытылган вакытта" (Бохари).
Мөхтәрәм җәмагәть! Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә күңел тынычлыгы насыйп итсен. Аллаһ Раббыбызга даими зекер-гыйбадәттә булырга насыйп вә мөяссәр кылсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа