Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

*Күркәм холык – иманның яртысы

Мөселман әдәбендә – тугыз “ярамый"

Кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, тугандашлыкны өзә торган күп нәрсәләрне Аллаһы Тәгалә тыя. Менә алар иң төп ярамаган нәрсәләр:

Беренче. Кешеләрдән мыскыллап көлү һәм аларны мәсхәрәләү. Аллаһыга инанган мөэмингә кешене мыскыллап көлү, аның турында мәзәкләр сөйләү, мәсхәрәләү, явыз шаярту – берсе дә рөхсәт ителми. Бу күренешләр асылда яшерен мин-минлек, үзеңне өстен кую, башкаларны кешегә санамау, яисә түбәнсетүнең чагылышлары булып тора.

Икенче. Мөселманга башка кешенең яманатын сатарга, кеше хакында начар сөйләргә, аны яманларга, кимчелекләрен эзләргә һәм алардан көләргә ярамый. Коръән буенча, мөэминнәр – бер җәмгыять. Әгәр берәү яман сүзләр белән кемнедер хурласа, ул үзен хурлый, чөнки үзе дә шул җәмгыять кешесе.

Өченче. Ислам бер-береңне котыртырга, кушаматлар кушарга рөхсәт итми. Болай эшләүче үз җәмгыятендәге әхлак һәм әдәпне инкарь итеп, тугандашлыкны куркыныч хәлгә куя булып чыга.

Дүртенче. Шикләнү һәм ышанмау. Ислам җәмгыятьнең күңел пакьлегенә һәм үзара ышанычка нигезләнүен, ә шикләнү, яман фикер, бер-береңә ышанмау кебек тискәре күренешләрнең җәмгыятьтә булмавын тели. Коръәндә: “Йә, мөэминнәр! Күп фикердән сак булыгыз! Кайбер фикерләр гөнаһ бит!” – диелә (“Хуҗүрәт”, 12нче аять). Ышанмау – шул гөнаһлы фикернең берсе.

Бишенче. Ислам мөселманнан эчке һәм тышкы пакьлек таләп итә. Шуңа күрә бер-береңне яман ният белән күзәтү тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хуҗаның рөхсәтен алмыйча, кешенең өенә керергә ярамаганлыгын да әйткән. Шулай ук йортка сәлам бирмичә керергә дә ярамый. Рөхсәтсез, яисә сиздерми генә кеше сүзен тыңлап тору да гөнаһ.

Алтынчы. Нахак сүз сөйләү, кеше яманлау да тыела. “Үзеңә ошамаган әйберне хурлау – яман күренеш”. “Әгәр яман сүзне үпкәләү сәбәпле түгел, ә үпкәләмичә әйтсәләр, Аллаһы андыйны яратмый”. (“Ниса” сүрәсе, 148нче аять).

Җиденче. Яманлау нияте белән әйтелгән нахак сүз – тагын да зуррак гөнаһ. “Ант итәргә яратучыга, түбәнчелекле гайбәтчегә буйсынма”. (“Каләм” сүрәсе, 10-11нче аятьләр).

Сигезенче. Сәбәпсезгә кеше рәнҗетүчегә олы гөнаһ төшә. Кешене оялту өчен халык алдында аның хакында сүз әйткән бәндәне Аллаһы Тәгалә, ул сүзләр рас булганчы, җәһәннәмгә атар, диелә хәдистә.  Андыйларның үз телләре, куллары вә аяклары хуҗаларына каршы шаһит булырлар. “Мөэминнәр хакында яманат таралуын яратучыларга бу тормышта да, ахирәттә дә газаплы җәза булыр”, (“Нур” сүрәсе, 19нчы аять).

Тугызынчы. Кан, ягъни үтерү тыела. Ислам дине кеше гомерен изгеләштерә һәм җанны саклый. Җанга орынган кешене ислам Аллаһы каршында көферлектән соң иң авыр гөнаһ дип саный.

Фото -  https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса