Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Корбан Гаете – олуг бәйрәм

Татар мәдәният үзәгендә Шәһәр-район хакимияте, ветераннар советы бәйрәм рухы һәрбер күңелгә нур булып керсен, матур истәлек булып калсын өчен социаль оешмалар мәнфәгатьләренә ел саен корбаннар чалдырта. Шуңа да җәмәгать оешмаларында, социаль йортларда бу көннәрдә үзгә бер җанлылык хөкем сөрде, Корбан итеннән ашлар пеште. "Дуслык" ветераннар клубы әгъзалары (җитәкчесе - Ч.Сәлимова)...

Татар мәдәният үзәгендә

Шәһәр-район хакимияте, ветераннар советы бәйрәм рухы һәрбер күңелгә нур булып керсен, матур истәлек булып калсын өчен социаль оешмалар мәнфәгатьләренә ел саен корбаннар чалдырта. Шуңа да җәмәгать оешмаларында, социаль йортларда бу көннәрдә үзгә бер җанлылык хөкем сөрде, Корбан итеннән ашлар пеште.

"Дуслык" ветераннар клубы әгъзалары (җитәкчесе - Ч.Сәлимова) тырышлыгы белән соңгы елларда ныклап урнашкан матур традицияне дәвам итеп, Татар мәдәният үзәгендәге дин кардәшләребез, милләттәшләребез быел да җыелышып, ямьле итеп Корбан ашы уздырдылар. Бөгелмә мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин очрашуны тәгъбир әйтүдән, вәгазь сөйләүдән башлады. Гает күчтәнәчләре белән балалар йортында, социаль приютта булганнарын бәян итеп, җәмгыятьтә кешегә дөрес тәрбия бирү темасын күтәрде ул. Ә моны һәр кеше үзеннән, гаиләсеннән башларга тиеш: "Мисал өчен, бүгенге табыннарда муллыгыннан сыгылып торган нигъмәтләрнең җимешләрнең кайберләрен әле берничә генә ел элек татып карау түгел, ишетеп тә белми идек, ләбаса, хәзер шөкрана итеп яшисе урында, зарланырга яратабыз, шуның белән тормышыбының бәрәкәтен үзебез югалтабыз", - дип, шөкер итеп яшәргә өндәде хәзрәт. Ил-көнгә тынычлык, тормышыбызга бәрәкәт теләп, шушы күркәм мәҗлесне әзерләүдә матди һәм физик ярдәм күрсәткән кардәшләребезгә рәхмәт әй-теп, җыелган җәмәгать белән догалар кылынды.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

"Мәгърифәт" клубында

26 октябрь көнне дистә еллар дәвамында шәһәребездә уңышлы гына эшләп килү-че "Мәгърифәт" клубы начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетенә багышланган Корбан ашы уздырды.

Җирле хакимият халыкны социаль яклау идарәсе аша мәҗлес өчен корбан ите белән тәэмин иткән, шәһәр ветераннар советы исә тәм-том алу өчен матди ярдәм күрсәткән. Кунакка килүче әби-апалар да буш кул белән килмәгәннәр, өстәлләр һәртөрле нигъмәттән сыгылып тора иде.
Корбан ашын Коръән аятьләре белән "Ирхәм" мәчете имамы Радик хәзрәт Зәбиров ачып җибәрде. Ул Ислам диненең күркәм дин булуын, иман китергән кешеләрдән, нинди милләттән һәм мәзһәбтән булуга карамастан, башкаларга иминлек килергә тиешлеген белдерде. Хәзрәт шулай ук Аллаһы Тәгаләнең безгә ислам динен гүзәл бер дин буларак әманәт итеп бирүен, ата-бабаларыбызның аны яшәү рәвеше итеп сайлап алуларын хәбәр итте. Аның тирән мәгънәле вәгазен тыңлап, күңелләребез сафланды, җаннарыбыз яңарды.
Интернат-мәктәп ашханәсе пешекчеләре бу көнне аш-суга үтә оста икәнлекләрен күрсәттеләр. Алар пешергән аш, итле бәрәңге телеңне йотарлык тәмле булды. Мәҗлес барышында клуб әгъзалары һәм килгән кунаклар да сүз алып, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, Мәгариф ветераны, заманында редакциядә дә эшләгән Гыйльмеруй апа Байбекова, мәсәлән, барыбызны да изге бәйрәм белән котлап, шигырь укыды:
Милләтемнең изге бәйрәме
Бигрәк якын безнең күңелгә,
Шул бәйрәмдә бер-беребезне
Олыласак иде гомер-гомергә.
Динебез кайта һәм ныгый,
Имин яшә, дәүләтем,
Киләчәктә милләтемне
Дөрес юлда килә күрәсем.

Ә икенче бер ветераныбыз Мәхтүмә апа Галләмова, форсаттан файдаланып, Бөгелмә җирлегендә чыгып килүче бердәнбер татар басмасы "Бөгелмә авазы"на язылырга чакырды. "Газетага үзебез язылсак һәм якыннарыбызны да шуңа өндәсәк, "Бөгелмә авазы"на ярдәмебез шул булыр", - диде ул.
Кыскасы, Корбан ашы бик күңелле узды. Мәҗлесне оештыручыларга да, олылап, ашка килүчеләргә дә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай очрашып-күрешеп яшәргә насыйп итсен.
Хөсәен ӘБУНӘГЫЙМОВ,
"Мәгърифәт" клубы әгъзасы.
Бөгелмә шәһәре.

Карабашта

Карабаш бистәсендә Корбан гаете быел да гадәттәгечә бик матур узды. Мөселман кардәшләребез мәчеттә вәгазь, бәйрәм хөтбәсе, тәбрикләүләрне тыңлаганнан соң, Гает намазы укыдылар, бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп, өйләренә таралдылар.
Икенче көнне Карабаш ветераннар советы 1 нче урта мәктәптә зурлап Корбан ашы оештырды. Бер бүлмәдә - түбәтәйле абый-бабайлар, икенчесендә ак яулыклы әби-апалар мулдан әзерләнгән бәйрәм табынында нигъмәтләнеп, шатлыклы мизгелләр кичерделәр. Корбан ашын уздыруга матди ярдәм күрсәткән ватандашларыбыз имам-хатыйб Илгиз хәзрәткә, Рафаил Сәет улына, Әгъләм Әкрәм улына, Нәфис Тәмис улына, Радик Харис улына, Илсур Индус улына, Вахит Марат улына, Ленар Рәсим улына, Наил Миншакир улына, Зөлфия Насих кызына һәм шушы табынны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә олы рәхмәт хисләре белән таралыштылар (рәсемдә).
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса