Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде

Ир кешенең уйлары башка хатын-кызлар турында түгел, ә үзенең тормыш иптәше турында булырга тиеш, ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атлар чит хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен киңәш бирде.

«Пәйгамбәребез: „Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр“, - дип әйтте. Чит хатын-кызга карау күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: „Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы“, - дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.


Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, ир-атның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш.

«Әгәр хатын-кыз ирен өйдә ертык халаттан, чәче-башы тузган килеш каршы алса, бу ир кешенең бөтен уйлары, фикере урамдагы кызларда кала. Ә аның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш. Шуңа күрә хатыны да бизәнсен, матурлансын, пөхтә киенсен», - дип сөйләде имам-хатыйб. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса