Әхлак – диннең асылы
Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.
Шәригать кануннары Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя, тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра.
Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.) иманның камил булуын күркәм холык белән бәйләде: “Мөэминнәрнең иң камил иманлысы күркәм холыклы булганы” (Тирмизи).
Хәдистән аңлашылганча, күркәм холык кешенең Аллаһка ышануының камил дәрәҗәдә булуын күрсәтүче билге булып тора. Әгәр кешенең холкы яхшы икән, аның иманы да югары, әгәр холкы начар икән, аның иманы да түбән дәрәҗәдә. Кеше, холкы начар булу сәбәпле, намаз укуына, ураза тотуына һәм хаҗ кылуына карамастан, җәһәннәмгә керергә мөмкин. Әбү Һүрайра (р.г.) шулай ди: “Бервакытны Мөхәммәд (с.г.в.)гә шулай дип әйттеләр: “Бер хатын төннәрен намаз укый, көндезен ураза тота, сәдака бирә, ләкин теле белән күршесен кыерсыта”. Аллаһның илчесе әйтте: “Ул хатында хәерле бернәрсә дә юк, ул җәһәннәм әһелләреннән”. Кешеләр әйтте: “Бер хатын фарыз намазларын гына укый, майсызландырылган сырны сәдака итеп бирә һәм беркемгә дә зыян китерми”. Аллаһның илчесе әйтте: “Ул хатын җәннәт әһелләреннән булачак” (Бохари, “Әдә-бүл-муфрад” китабы).
Ни өчен кеше, намаз укуына, ураза тотуына карамастан, җәһәннәмгә керә. Моның сәбәбе гыйбадәтләрнең кешегә тәэсир итмәвенә һәм Аллаһ каршында кабул булмавына бәйле. Кешенең, никадәр гыйбадәт кылып та, холкы яхшырмаса, кешегә карата мөнәсәбәте үзгәрмәсә, аның кылган гыйбадәтләреннән бер файда да булмаячак. Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәтләр күркәм холык белән бәяләнә. Мәсәлән, кабул улган намаз турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Намаз укы, дөреслектә, намаз фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктата. Аллаһны искә алып, намаз уку – иң зур гыйбадәт. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне белә” (Гәнкәбүт – 45).
Әлеге аятьтән күренгәнчә, ихластан укылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә һәм аны гөнаһлардан тыя. Әгәр дә кешенең, намаз укып та, холкы яхшы якка үзгәрмәсә, аңа намаз уку рәвеше турында фикерләргә кирәк. Чөнки аның намазы Аллаһ каршында бөтенләй кабул булмаска да мөмкин. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Әгәр дә намаз кешене фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктатмаса, ул Аллаһтан ерагайта гына” (Табарани).
Әбүл Галия исемле тәбигыйн “Дөреслектә, намаз фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктата” дигән аятьне аңлатып, шулай ди: “Чынлыкта, намаз үз эченә өч төрле гамәлне ала. Әгәр дә намазда бу өч төрле гамәлнең берсе дә булмаса, ул намаз булып саналмый: ихласлылык, Аллаһтан курку хисе һәм Аллаһны искә алу. Ихласлылык кешене изгелек кылырга этәрә, Аллаһтан курку хисе кешене гөнаһ кылудан туктата, ә Аллаһны искә алу, ягъни Коръән уку кешегә нәрсәне булса да эшләргә куша һәм нәрсәдән булса да тыя”.
Аллаһы Тәгалә барчабызга да холкыбызны күркәм итәргә, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа