Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Кеше вафат булгач, якыннары ни эшләргә тиеш?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснутдинов җавап бирә.

Соңгы юлга озату

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Мөселманнарның вафат булган кардәшләре алдында дүрт вазифасы бар: вафат булган кешене госел коендыру, кәфенләү, җеназа намазын уку һәм җирләү”.

Мәетләребез асылда пычрак түгел, әмма Аллаһы Тәгалә хозурына пакь һәм тәһарәтле барулары өчен госел кылу (юу) таләп ителә.

Гәүдәне бер яки ике кеше юса, бу вазифа башкаларның өстеннән төшә. Әгәр моны беркем дә эшләмәсә, вазифаны үтәмәгән өчен бөтен җәмәгать шушы гөнаһ өчен җаваплы була.

Мәетне юганнан соң, аны кәфен дип аталган тукымага төрәләр. Сөннәт буенча кәфен ак төстә булырга тиеш. Кәфенләгәннән соң, имам вафат булган кешенең туганнарына вәгазь сөйли, вафат булучыга дога кыла.

Мәет алдындагы соңгы вазифаларыбыз – җеназа намазын уку һәм җирләү. Намаз түбәндәге тәртиптә башкарыла: мәетне җәмәгать алдында, кыйблага перпендикуляр рәвештә яткыралар. Имам мәетнең күкрәге турысына баса, калган мөселманнар аның артында рәтләргә тезелә, имамга оеп, рәкугъ һәм сәҗдә кылмыйча, дүрт тәкбир белән укыла.

Җеназа намазы авыр бер?? намаз түгел. Ничек укылганын өйрәнсәк, мәетне догасыз, үзебезне дә савапсыз калдырмыйбыз.

Җеназа намазы укылгач, мәетне озак тотмыйча, җирләргә кирәк. Вафат булучы җир кешесе, аны үз урынына ашыктыру яхшы.

Хатын-кызлар нечкә күңелле булу сәбәпле, җирләгән вакытта алар зиратка кермәсәләр хәерлерәк. Вафат булган кешене җирләгәннән соң гына зиратка керә алалар.

Каберләрне зиярәт кылу

Каберне зиярәт кылу, кешеләргә үлемне хәтерләткәне өчен, динебез тарафыннан киңәш ителгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Каберләрне зиярәт итегез, чөнки кабер зиярәте сезгә үлемне хәтерләтә”, дигән.

Зиратта көләргә, шаярырга, төрле юк-бар сүзләр сөйләргә ярамый. Кеше күбрәк үлем турында, мәрхүм туганнары турында уйланырга тиеш. Шулай ук зиратта кычкырып елау дөрес түгел.

Зират капкасыннан кергәндә каберлектә яткан барча мөселманнарга сәлам бирелә. Мәрхүмнәрне искә алып, түбәндәге дога укыла: “Әй, бу йортларның әһелләре! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә дөньядан үткәннәргә вә сездән калганнарга да рәхмәт кылсын. Сез бездән әүвәлге кешеләрсез, без сездән соң калган кешеләрбез. Ин шә Аллаһ, әлбәттә, сезгә кушылырбыз...”.

Кабергә шәмнәр, ясалма чәчкәләр, чәчәк таҗлары кую һәм каберне кирпеч, мәрмәр белән төрү дә динебез буенча дөрес саналмый. Шулай ук кабер өстенә ятарга, утырырга, басарга ярамый.

Кайберәүләр, зираттан әйбер алып чыкмыйлар дип, чардуганнарын буяган пумалаларын, банкаларын калдыралар. Бу яман гадәт. Зират бит ул чүплек түгел, зиратта чүп калдырырга ярамый. Чүпне җыеп, чүп ташлау урынына ташларга кирәк. Кабер казыган, өмәләр оештырган вакытта кулланган эш коралларын берәү дә ташлап калдырмый бит.

Мәеткә файдасы булган гамәлләр

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә вафат булган кешеләргә әҗер-савап китерүче төрле гамәлләр турында әйтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.): “Вафат булган әти-әниемә изгелек кыла аламмы?” – дип сораганнар. Ул: “Әйе, биш нәрсә белән изгелек кыла аласың: аларга дога кылу, алар өчен Аллаһыдан гөнаһларын ярлыкавын сорау, аларның вәгъдәләрен үтәү, аларның дусларын хөрмәт итү, алар аша бәйләнгән туганлык җепләренә тоташу белән”, – дип җавап биргән.

Мөхтәрәм кардәшләр, әрвахларыбызны онытмасак иде, аларны дога белән искә алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса