Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Кеше турында яхшы уйда булу

Хәзереге заманда кешеләр тарафыннан югалтылган сөннәт төрләренең берсе – ул “хүснү занн”, ягъни дин кардәшебездә шәригәтькә каршы килгән нәрсә күрсәк тә, аның хакында яхшы уйда булу.

Аллаһы Тәгалә “Бүлмәләр” (Әл-Хүҗүрат) сүрәсенең 12нче аятендә болай ди: “Ий сез, иман китергән кешеләр! Күп уйлардан сакланыгыз, чөнки кайсыбер уйлар гөнаһлы...”.
“Төнлә күчерү” (Әл-Исра) сүрәсенең 36нчы аятендә исә болай диелгән: “Ул хакта белемең булмаган нәрсәгә иярмә! Колак, күз һәм йөрәк – болар барысы да бу хакта соралачак”. 
Ягъни, Аллаһы Тәгалә безгә теләсә нинди фаразларга иярергә ярамый, ди. Фараз иткән кеше вакыйгалар үсешен үзе уйлап чыгара. Мәсәлән, “Шул-шул хәл булган да кеше шулай-шулай эшләгән”, – дип. Ул шулай итеп теге йә бу мөселманның кылганында начар якны гына күрә. Шушы уй-фаразлар – хаталы. Монда, әлбәттә, бер искәрмә әйтеп үтәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Кайбер уйлар гөнаһ”, – дигән. Бу сүзләрдән галимнәр кайбер уй-фаразларның гөнаһ булмаганлыгын чыгара. Ягъни, әгәр дә моңа ныклы дәлилләр булса, кеше хакында начар уйларга мөмкин. Әмма максатсыз түгел, ә кешеләрне искәртү, үзеңне саклау өчен. 
Аллаһ расүле (с.г.в.) яман уйдырма-фаразлардан кисәткән: “Сезне фараз уйлар хакында искәртәм. Дөреслектә, уйдырмалар – иң ялган сүзләр” (Мөслим).
Мәсәлән, бер кеше башка бер кешене хәмер кибете янында күргән ди. “Ул анда нәрсә эшләсен? Мөгаен, аракы аладыр!” – дип уйласа, бу – фараз итү, уйдырма булачак. Әгәр инде кеше ул уйларын бүтәннәргә сөйләсә, алар нигезендә фикер йөртсә, димәк ул – иң алдакчы кеше. Абдуллаһ ибн Готбәдән риваять ителүенчә, Әбдүрраззак шуны сөйләгән: “Гомәрнең (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дигәнен ишеттем: “Пәйгамбәр (с.г.в.) заманында кешеләр белән Аллаһтан килгән Сүз буенча мөгамәлә иттек”. Ягъни, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәргә (с.г.в.) теге йә бу кешегә нинди мөнәсәбәттә булу кирәклеген Үзе хәбәр иткән. Чөнки Аллаһы Тәгалә кешеләрнең күңелендә ни ятканын белә. Аллаһ Расүле (с.г.в.) мөселман булып күренергә тырышкан, ләкин чынында Исламга, пәйгамбәргә (с.г.в.) карата нәфрәт хисен тойган, аларга зарар китергән монафикъларны исемләп белгән, ләкин аларга тимәгән. Кешеләр Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең сәхабәләренә зарар китерә дигән уйда булмасыннар өчен бу монафикъларны калдырган. Монда бер дәрес бар: без, мөселманнар, Ислам динен кайгыртырга тиешбез. Әгәр без бер-беребез хакында начар сүз сөйлибез икән, Исламны мөселман булмаган кешеләр күзендә түбәнсеткән булабыз.
Бер сахих хәдистә өч сәхабә – Мурра ибн Рабига, Хиләл ибн Үмәйя, Кәгъб ибн Мәлик хакында сүз бара. Шушы өч сәхабә “Тәбүк”кә бармыйча кала. Моннан соң башка мөселманнар пәйгамбәрнең (с.г.в.) кушуы буенча алар белән озак вакыт сөйләшми. Ләкин Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрәсенең 117–119нчы аятьләрендә шушы өч кешегә аклау төшерә. Шушы өч сәхабәнең бу чарада катнашмый калулары билгеле сәбәпкә бәйле иде, җаннары белән алар ихлас мөселман булган. Шуңа Гомәр болай дип әйткән: “Безгә килгәндә, без кешегә аның тышкы хәленә карап мөнәсәбәт кылырга тиешбез: әгәр дә ул яхшылык күрсәтсә, аңа ышаначакбыз һәм аны якынайтачакбыз; әгәр дә ул явызлык күрсәтсә, аңа ышанмаячакбыз һәм үзебездән ерак тотачакбыз”.
Шуңа күрә кешенең яхшылык эшләгәнен күрәбез икән, без аңа яхшы мөгамәлә күрсәтергә тиешбез. Уй-фаразларыбызны үзебездә калдырырга кирәк. Чөнки гаип, күренмәгән нәрсәләрне Аллаһ кына белә.
Иң әүвәл үзебезне карыйк. Үзебезнең көн дәвамында күпме сүз әйткәнен искәртик. Аллаһы Тәгалә Каф сүрәсенең 16–18нче аятьләрендә әйтте: “Кешене Без яралттык һәм нәфесенең аңа нәрсәләр пышылдаганын беләбез. Без (гыйлемебез белән) аңа муен тамырларыннан да якынрак. Уңнан һәм сулдан утырган (фәрештәләрдән) язып баручы икәү (кешенең кылганнарын) теркәп баралар. Ул һичбер сүз (авызыннан) чыгарамы, янында әзер бер күзәтәче (фәрештә) була”.
Аллаһ Раббыбыз кешеләр турында яхшы уйда булырга насыйп итсен!

Нурислам Кучкаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса