Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Күңелне сафландыра, дуслыкны ныгыта

орбан гаете артта калды. Ул көннәрдә Бөгелмә үзәк мәчетендә дә, шәһәр һәм район мәчетләрендә дә, төрле социвль учредениеләрдә, хезмәт коллективларында да, җәмәгать оешмаларында да Корбан ашлары узды. Бу олуг бәйрәм көннәрендә очрашулар-аралашуларның тәэсирләре кардәшләребез күңелендә әле озак вакытлар сакланыр. Редакциябез почтасына килеп торган хатлар шуны дәлилли. Шуларның берничәсенә тукталыйк.

“МӘГЪРИФӘТ” КЛУБЫНДА

“Мәгърифәт” клубы, күптәнге матур традиция буенча, бу дини бәйрәмне ел саен олылап билгеләп үтә. Быел да аз ишетүче балалар интернат-мәктәбе (директоры Николай Корытин) ашханәсендә узган очрашуда дүрт дистәдән артык кеше катнашты. Мәҗлес уздыру өчен корбан итен хакимият (социаль яклау бүлеге) бүлеп бирә.

– Алай гына түгел әле, кардәшебез Хәннә Ибәтуллина да чалдырган корбан итен һәрчак безнең клубка тапшыра, шулай итеп, дин кардәшләребезне, клуб әгъзалары белән очрашуларны мул табында үткәрергә ярдәм итә, барыбыз исеменнән дә аңа зур рәхмәтләребезне ирештерәсе иде, – дип сүзгә кушыла клубның актив әгъзасы, ветеран Назыймә Фәтхуллина.

Мондый очрашуларда, билгеле, дин әһелләренең вәгазе тыңлана, изге Коръән сүрәләре укыла, ихлас догалар кылына. Быел да бу миссияне Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов башкарды.

– Җыелган җәмәгать – ветераннарыбыз мондый очрашуларны көтеп ала, алар өчен үзара аралашып, хәл-әхвәл белешү өчен форсат бит инде бу. “Күңелләр сафланды” дип, бик канәгать булып китәләр, – ди клуб җитәкчесе Әлфия ханым Мостафина. – Быел, олы яшьтә булу яки авыру сәбәпле, бу мәҗлестә катнаша аламаган ветераннарыбызга корбан ашын илтеп бирүне оештырдык. Шул рәвешле дистәдән артык ветераныбызга да   бәйрәм рухын ирештерә алдык дип сөенәбез.

 

ТИКШЕРҮ ИЗОЛЯТОРЫНДА

Бөгелмә тикшерү изоляторында хезмәт иткән, шулай ук хәзер дә эшләп торган ветераннарны да быел Корбан ашына җыйганнар. Бу күркәм мәҗлес “Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе 3нче тикшерү изоляторы” федераль казна учреждениесе (Россия ТР ФКУ СИЗО-3 УФСИН) ветераннар оешмасы тырышлыгы белән оештырылган.

Сүз уңаеннан, бу оешманың ветераннар оешмасында барлыгы 145 пенсионер исәптә тора, эшләп йөрүчеләр дә бар – 14 кеше. Башлангыч оешмага берничә ел инде Хәмзә  Фатыйхов җитәкчелек итә. Биредә эшләп ялга чыккан ветераннар белән элемтәләр саклана: төрле бәйрәмнәрдә, һөнәри истәлекле даталарда табын янына җыелып сөйләшүләр булып тора,   ә җәйге чорларда төрле күрше-тирә шәһәрләргә, табигать почмакларына экскурсияләр үткәрелә. 

Быел исә  менә Корбан бәйрәмен дә шулай үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булганнар.

– Мәҗлес шәһәребезнең “Ирхәм” мәчете имамы Ринат хәзрәт Галиевнең вәгазе, Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Шулай ук учреждениенең кадрлар мәсьәләсе буенча начальник урынбасары Руслан Уразбаев та катнашты, ул да ветераннарыбызга изге теләкләрен җиткерде – дип сөйли Хәмзә Әнәс улы. – Очрашу дәвамында кунаклар үзара аралашып, эшләгән елларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашып та утырдылар. Мәҗлес, изге теләкләр теләп, дога кылу белән тәмамланды. Кунакларга күчтәнәчләр дә тапшырылды. 

Наталья НИКИШИНА фотолары.

 

Бу бит язмаларын Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса