Карашны гөнаһтан саклау
Аллаһы Тәгалә кешегә бу дөньяда бик күп төрле нигъмәтләр бирде, хәтта аларны санап та бетереп булмый.
Кеше әлеге нигъмәтләрне хәерле, яхшы максатларда да куллана ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһлы гамәлләрдә кылырга мөмкин. Мисал өчен, кешенең күрү сәләте — ул Аллаһның бер нигъмәте. Кеше күзләре ярдәмендә Аллаһның барлыгын һәм бөеклеген күрсәтүче әйберләрне карый ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһта кыла ала. Шуңа күрәдә Аллаһы Тәгалә Коръәндә күзләрне дөрес юлда кулланырга кушкан. Кайбер карашларны гөнаһлы нәрсәләрдән сакларга куша. Аллаһы Тәгалә әйтә: «(Расүлем!)
Иманлы ирләргә әйт, (хатыннарның һәм ирләрнең гаурәт урыннарына караудан) күзләрен яшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын (зинадан) сакласыннар. Бу алар өчен күпкә чистарак (хәерлерәк). Һичшиксез, Аллаһ — аларның (кемгә караганнарыннан һәм) ни кылганнарыннан хәбәрдар».
Шулай ук Аллаһы Тәгаләнең бу әмере хатын-кызларга да кагыла: «Иманлы хатыннарга әйт, күзләрен (ирләрнең һәм хатыннарның гаурәт урыннарына караудан) яшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын (зинадан) сакласыннар».
Бу ике аять үз эченә чит хатыннар һәм чит ирләр гаурәтенә, шәрә сурәтләргә, фәхеш фильмнарны карауны ала.
Әгәр дә кеше күзләрен гөнаһка караудан сакласа, күңелен бозык, шәһвәтле уйлардан саклап калачак. Аллаһы Тәгалә бу хакта алдагы аятьтә әйтте: «Бу алар өчен күпкә чистарак». Ягъни кешенең күңеле начар, гөнаһлы уйлардан чиста булып кала.
Аллаһы Тәгалә бу аятьтә, беренче чиратта, карашны, ә икенче чиратта гаурәт әгъзаларын зинадан сакларга куша. Чөнки кешенең карашы белән гаурәт әгъзалары арасында бәйләнеш бар. Кеше зинадан ягъни никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүдән үз-үзен саклап кала шул очракта, әгәр карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа. Адәм баласын зина кылуга, иң беренче чиратта, карашны чит хатыннардан сакламау этәрә. Шуңа күрә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдистә кешедә булган күзгә, колакларга, кулга һәм аякларга зина гөнаһысының бер өлеше языла дип әйткән. Чөнки бу әгъзалар зина кылуга сәбәп булып тора. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) карашны Иблиснең агулы угы дип әйтә: «Чынлыкта караш — ул Иблиснең бер агулы угы. Кем дә кем аны Миннән куркып (харамга караудан тыелып) калдырса, аны Мин күңелендә сизелә торган бер рәхәтлек белән алыштырам» (Хәким).
Әгәр дә кеше күзен гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакласа, ул үз күңелен бозык, начар уйлардан саклый. Аллаһы Тәгалә күзләрен Үзеннән куркып ярым шәрә хатыннарга караудан саклап калган кешегә күңелдә сизелә торган бер рәхәтлек бирә.
Кайбер вакытта кешенең карашы, үзе теләмичә, чит хатыннарга төшәргә мөмкин. Мондый карашка гөнаһ язылмый. Мөхәммәд (с.г.в.) Гали разыйаллаһу ганһүгә шулай ди: «Йә Гали, караш артыннан карашыңны ияртмә (ягъни бер-бер артлы карама). Чынлыкта, беренче караш синеке, ә икенчесе синеке түгел» (Әбү Давыд).
Бу хәдиснең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: әгәр дә кешенең күзе чит хатын-кызга, капланмаган гаурәт урыннарына төшсә, аңа гөнаһ язылмый, әгәр дә инде гөнаһ булып саналучы нәрсәгә икенче тапкыр борылып яки күтәрелеп караса, гөнаһ языла.
Кеше карашын гөнаһ булып саналучы нәрсәләрдән сакласа, Аллаһы Тәгалә аңа зирәклек сыйфаты бирә. Галимнәрнең кайберләре шулай дип әйтә: «Кем дә кем тышкы кыяфәтен Мөхәммәд (с.г.с.)нең сөннәтенә ияреп камилләштерсә, Аллаһы Тәгаләнең Күзәтүче Зат икәнлеген онытмаса, карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа, нәфесен шәһвәт теләкләреннән тыйса һәм хәләл ризык кына ашаса, аның зирәклеге беркайчанда ялгышмаячак».
Аллаһы Тәгалә карашларны хәерле нәрсәләрдә кулланып, гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакларга ярдәм итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа