Канәгать булу
Ислам дине Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка, саулык-сәламәтлеккә, байлыкка, эш урынына канәгать булырга өнди.
Нәрсә ул канәгать булу? Әт-Тирмизи бу төшенчәгә шундый аңлатма бирә: «Канәгать булу — ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка (Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән) күңелнең риза булуы».
Әгәр дә кешенең күңелендә Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә канәгатьлек хисе булса, ул нинди тормышта яшәвенә карамастан үзен иң бәхетле кеше итеп санаячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһка буйсынган, җитәрлек ризыгы булган һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан канәгатьлек хисе бирелгән кеше чыннан да уңышка иреште» (Әхмәд).
Әгәр дә инде бу хис аның күңелендә булмаса, нинди рәхәт тормышта яшәвенә карамастан, ул үзен бәхетсез тоячак.
Мөхәммәд (с.г.в.) аның зур нигъмәт булуы турында шулай ди: «Канәгать булыгыз, чөнки ул юкка чыкмый торган байлык» (Табарани).
Әгәр дә кеше иман китереп, Ислам динендә аңлатылган рәвештә хәерле гамәлләр кылып яшәсә, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә бөтен нәрсәдән дә канәгать булу хисе сала.
Кешеләрнең күңелендә мондый хис булмаганга күрә, алар тормыштан, тәкъдирдән зарланалар һәм гөнаһлы юллар белән теләгән нәрсәләренә ирешергә омтылалар. Әгәр дә кешенең күңелендә канәгатьлек хисе булмаса, ул кешеләр кулында булган байлыкка кызыгып, алардан көнләшеп, үзен гомер буе бәхетсез хис итәчәк. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Әгәр дә Адәм баласының ике үзән байлыгы булса, ул өченчесен теләр иде. Шуңа күрә Адәм баласының карынын балчыктан башка бернәрсә дә тутырмый. Аллаһы Тәгалә канәгатьсезлектән тәүбә итүче кешенең тәүбәсен кабул итә» (Мөслим).
Башка бер хәдисендә Мөхәммәд (с.г.в.) канәгать булуның фазыйләтен аңлатып шулай ди: «Әгәр дә сезнең берегез иртән тыныч күңеле белән тәне авырулардан имин хәлдә торса һәм аның бер көнлек ризыгы булса, дөнья аның каршына бөтен байлыклары белән килеп баскан шикелле булыр» (Тирмизи).
Әгәр дә мөселман кешесе Аллаһы Тәгалә биргән ризыкка һәрвакытта да канәгать булса, ул Аңа иң күп шөкер итүчеләрдән булачак. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: «Канәгать бул, кешеләр арасында иң күп шөкер итүчеләрдән булырсың» (Ибн Мәҗәһ).
Әгәр дә кешенең йөрәге канәгатьсезлек чире белән авырса, аңа түбәндәге гамәлләрне эшләү киңәш ителә:
1. Дөньяның вакытлы булуы һәм үлемнең килүе турында ешрак уйлану;
Мөхәммәд (с.г.в.) гафил булмас өчен үлем турында күбрәк уйланырга куша: «Ләззәтләрне җимерүче үлемне күбрәк искә алыгыз» (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи).
Үлем турында еш уйлану кешене дөнья тормышына алданып яшәмәскә өйрәтә, ул аңа кешенең кем булуына карамастан иртәме-соңмы кабергә күмеләчәген искә төшерә.
2. Ризык ул, кешенең акыллы, зирәк, тырыш булуына бәйле булмыйча, Аллаһтан икәнен аңлау.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһ кешеләргә нинди дә булса бер рәхмәт ачса, аны тотарлык беркем дә юк. Әмма Ул нәрсәне дә булса тотса, Аның (тыюы) артыннан аны җибәрерлек беркем дә юк» (Фатыйр сүрәсе 2нче аять).
Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә кешеләргә ризыкны Үзе теләгән микъдарда гына бирә. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә теләмәсә, кеше максат итеп куйган байлыкка ирешә алмаячак, чөнки ризыкның күпме булуын Аллаһы Тәгалә кеше туганчы ук хәл итте инде.
3. Матди яктан түбәнрәк булган кешеләргә карап гыйбрәт алу.
Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Үзегездән түбәнрәк булганнарга карагыз, ә үзегездән өстә булганнарга карамагыз, чөнки бу Аллаһның нигъмәтләрен түбәнсетмәс өчен яхшырак» (Мөслим).
Әгәр дә кеше матди яктан үзеннән түбәнрәк кешеләргә караса, аның күңеле тынычлана һәм ул Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итә башлый. Әгәр дә ул үзеннән өстенрәк кешеләргә караса, аның күңелендә Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә карата ризасызлык хисе туарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа