Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Яңа туган баланың әти-әнисенә карата нинди хаклары бар?

Бала тугач аңа матур мәгънәле исем кушарга кирәк.

Исем кушу.
бү Дәръдәдән риваять ителде, пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Дөреслектә, сез Кыямәт Көнендә үзегезнең һәм аталарыгызның исемнәре белән чакырылырсыз. Шулай булгач, исемнәрегезне яхшы-күркәм кылыгыз!», — диде (Әбү Дауыд).

Аллаһы Тәгаләнең исемнәренә Габд кушымчасын ялгап, Габдулла, Габделкәрим, Габделгаффар кебек исемнәрне кушу иң хәерлесе булып санала. Кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә хас сыйфатлар булырга мөмкин. Мәсәлән, Хәким (идарәче, әмир), Кәрим (юмарт). Андый исемнәрне Габд кушымчасын ялгамыйча кушу рөхсәт ителә. Икенче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып пәйгамбәрләрнең исемнәре тора. Өченче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып сәхабәләр, әүлиялар һәм мөселман исемнәре тора. 

Яңа туган балага исемне ничәнче көнне кушарга хәерлерәк дигәнгә, гыйлем әһелләре пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләренә таянып болай диделәр: «Әгәр дә берәү яңа туган баласы өчен гакыйка корбаны чаласы була икән, ул вакытта исемне дә җиденче көнне куша. Ә инде ниндидер сәбәп белән җиденче көндә гакыйка корбаны чала алмаса, ул вакытта исемне беренче көнендә куша» (Фәтх әл-Бәрий).

Тәхник. 
Шулай ук бала тугач аңа тәхник кылына. Тәхник ул — хөрмә яки шуңа охшаш баллы нәрсәне чәйнәп һәм шул нәрсәне бармак белән алып баланың аңкауын уу.
Әбү Муса әйтте: «Минем малай тугач, мин аны пәйгамбәребезгә (с.г.в.) алып килдем һәм ул аңа Ибраһим дип исем кушты. Аннары аңа хөрмә белән тәхник кылып дога кылды һәм миңа кире кайтарып бирде». Ул, Әбү Мусаның иң зур малае иде (Бохари).

Бу гамәл авызның мускулларын, телнең хәрәкәт итүен ныгыта, хәтта баланың сөт имеүе яхшы вә көчле була. Шулай ук, балага да, анага да хөрмәнең файдалары бихисап. Мәръям Гыйсә белән йөкле булгач та, Аллаһ Тәгалә юкка гына аңа хөрмә ашау белән боермады.

Гакыйка.
Бала тугач җиденче көнне аңа гакыйка корбаны чалына. Гакыйка, ул бала тугач, Аллаһ биргән нигьмәткә шөкер итеп, Аңа якынаю корбаны.
Хәдисләрдән безгә билгеле булганча, гакыйка кылу тиешле булып санала.

Үммү Күрз әл-Кәгьбия әйтте: Мин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) болай дип әйткәнен ишеттем: «Малайдан ике тигез сарык, ә кыздан бер сарык» (Әбү Дауыд).
Гакыйка корбаны сөннәт буенча 7нче көндә чалына дигәнгә бернинди дә шик юк. Гамр бин Шүгайб әтисеннән; бабасыннан риваять итеп әйтте: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) бала тугач та җиденче көнендә исем кушу, чәчен кыру һәм гакыйка кылу белән әмер итте» (Тирмизи). Ә инде җиденче көндә ниндидер сәбәп белән чалынмый калса, кайчан чалырга кирәк дигәндә, гыйлем әһелләре: ул вакытта мөмкинчелек булса 14ндә, аннан да соңласа 21ндә чалына диделәр. 

Шулай ук, әгәр дә бер кеше өчен гакыйка кылынмаган булса, ул кеше бәлигь булганнан соң үзе өчен үзе гакыйка корбанын чала ала. Әнәс (разыяллаһу ганһү) әйтте: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) пәйгамбәрлек килгәннән соң, ул үзеннән гакыйка корбаны чалды» (әс-Силсилә әс-Сахиха).

Баланың чәчен кыру.
Шулай ук җиденче көнне баланың чәчен кыралар һәм шул чәч авырлыгында садәка биреләр. Сәмүра бин Җүндүбтән риваять ителде: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Җиденче көнендә аннан корбан чалына, чәче кырыла һәм исем кушыла» (Әбү Дауыд).

Сабыйның чәче үлчәүдән соң ничә граммга тигез була, шул микъдарда көмеш бәясеннән чыгып акчалата садәка бирелә. Мисал өчен, чәч фәлән грамм тәшкил итте. Көмешнең бер грамы фәлән сум тора. Чәчнең авырлыгын көмешнең 1 грамм хакына тапкырлыйбыз, килеп чыга садәка күләме. Гали бин Әбү Талиб әйтте: Хәсән тугач Аллаһның расүле кызына әйтте: «Әй Фатыймә! Сабыйның чәчен кыр һәм чәченең авырлыгы күләмендә көмеш белән садәка бир!». Гали әйтте: Мин аны үлчәдем һәм аның авырлыгы бер яки бергә якын дирһәм (2,975 грамм көмеш бәясе) иде (Тирмизи). 

Бу гамәлне үтәү Аллаһка һәм Аның расүленә мөхәббәтне белдерә.

Хыйтән (сөннәткә утырту). 

Сөннәткә утырту, Аллаһ Тәгалә Үзенең колларына билгеләгән күркәм гамәл булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта болай диде: «Фитрәт биш: сөннәткә утырту, оят урынны кыру, мыек кыскарту һәм сакал җибәрү, тырнак кисү, култык астын йолку» (Бохари, Мөслим).

Фитрәт ике төрле була. Беренчесе — калеб-йөрәк белән бәйле фитрәт. Ул — Аллаһны белү, Аны ярату һәм Аны гына өстен кую. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Һәр бала мөселман булып (фитрый хәләттә) туа. Соңыдан аны ата-анасы йә яһүди, йә нәсара, йә мәҗүси ясыйлар». 

Икенчесе — гамәл фитрәте. Ул — алда әйтеп узган хәдистә искә алынган биш гамәл. Беренче фитрәт күңелне һәм йөрәкне пакьлый, ә икенчесе тәнне пакьлый һәм алар бер-берсен ныгыта вә куәтли.

Аллаһ Раббыбыз безгә балаларыбызны, оныкларыбызны Ислам тәрбиясе белән тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса