Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Хезмәттәшлеккә нигез

Күптән түгел РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (РФ МЭА, президенты - Радик Гафуров) делегациясе рәсми визит белән Болгариядә булып кайтты.

Мөселман эшмәкәрләрен Болгариядә югары дәрәҗәдә кабул иткәннәр. Очрашу барышында Радик Гафуров хәзерге вакытта Татарстан һәм Россиядәге ситуация, илнең икътисади потенциалы турында таныштырып үткән. ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе берләшмәсе оешуы болгарларның аеруча игътибарын җәлеп иткән.

Россия дәүләт структураларының эшмәкәрлек түгәрәкләре һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекләре турында кызыксынганнар.
Болгария ягыннан хезмәттәшлеккә теләк белдергәннәр, шулай ук инвестицион проектлар һәм коммерцияле тәкъдимнәр җиткерелгән. РФ МЭА
делегациясе өчен эре пред-приятиеләр һәм Болгария төбәкләре буенча таныштыру-экскурсия оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса