Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Хәбәрләр

2015 ел - Дин белгечләре елы 2015 ел Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән. Бу хакта Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Әлеге карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә...

2015 ел - Дин белгечләре елы
2015 ел Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән. Бу хакта Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
Әлеге карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында кабул ителде. "Без ел дәвамында имам исемнәрен өйрәнергә, аларның нәрсәләр язуларын белергә, бу ел ахырында дәреслек бастырырга телибез. Аның ярдәмендә татар кешесе безнең җирдә туган һәр дин белгече турында белә алачак", - дип аңлата Татарстан мөфтие. Ә узган 2014 ел Дини традицияләрне торгызу елы булды, дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Президентның бәяләмәсе югары
14 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.
Очрашу барышында Президент һәм мөфти ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, алга таба булган планнар хакында сүз алып барган.
"2014 ел безнең өчен бик матур узды. Без 50ләп китап бастырдык, 42 популяр китап дөнья күрде. Мөселман йолаларына кагылган стандартларны да тулысынча эшләп бетердек һәм бу ай дәвамында ул стандартлар бастырылган китап Татарстанның барлык дини учреждениеләренә дә җиткереләчәк. Президент безнең эшебезне югары бәяләде. Алга таба да республика үсеше өчен хезмәт куярга ниятләп торабыз", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса