Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Гаиләдә дини һәм милли тәрбия

Безнең халык бик тырыш. Йортлар төзибез, булдырабыз, әмма кем өчен соң?!

Бер кеше: «Йорт зур булгач, хатын белән бер-беребезне кесә телефоны аша шылтыратып табабыз», — ди. Бу йортларны нәрсә дип төзедек?

Зур йорт салыр өчен урладык, ялганладык, намаз укымадык, ураза тотмадык, әмма кем өчен төзелде ул? Шуңа да иң беренче дин булырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дин кануннары буенча яшәгән кешене кояшка карап барган кеше кебек, дип әйткән. Кояшка карап барсак, күләгә артыбыздан бара, беркая китми. Кеше тормышын Аллаһ кушканча көйли икән, дөнья да беркая китми, чөнки ана карынында булганда барысы да язылган инде. Шул язганны хәләл юл белән дә, харам юл белән дә табып була. Мәсьәлә шунда гына. Ә инде динне ташлап дөнья кусак, кояшка арканы куеп барган кебек булабыз. Кояшка арканы куеп барсак, күләгәбез алдан бара, аны куып җитеп булмый.

Локман Хәким: «Кеше — көймә, акча — су», — дип әйткән. Көймә сусыз йөзә алмаган кебек, акчасы да кирәк. Әмма шул су көймә эченә керсә, ни булыр?

Әлбәттә, көймә батар. Сүз дә юк, эшләргә, кәсеп итәргә кирәк, әмма акча күңелдә түгел, ә кесәдә булырга тиеш. Әгәр кешенең күңелен дөнья тулысынча биләп алган икән, аның укыганы өч тиенгә дә тормый.

Диннән башка нәфесне җиңеп булмый. Нәфесне җиңә торган бердәнбер корал — ул дин. Нәфесне рәткә китермичә, без дә тәртипкә килә алмыйбыз.

Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый: ул милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт», — дип әйткән. Бүгенге көндә кайберәүләр моны инкяр итә, тел нәрсәгә ул, диләр. Ана телен югалткан кеше Төркиягә барса, кайсы телдә сөйләшә? Әйе, кайсы милләт кешесе булуга карамастан, төрекчә сөйләшә. Гарәбстанга барса да шулай ук. Ә бездә кеше телен югалтса, кайсы телдә сөйләшәчәк? Аның ничә проценты мөселман булачак?

Милли кием мәсьәләсе дә шулай ук. Әбиләребез яулыгын үзенчә бәйләгән, бабайларыбыз түбәтәйдән йөргән. Элек татар әбисен, бабасын урамда очраткач, аның татар милләтеннән булуын аңлап булган, кызганычка, хәзер алай түгел. Бер язучы кеше дә бу хакта язган иде: элек Казан урамы буйлап татар карчыгы барса, ул икенче бер татар карчыгын танып алып, исәнләшеп, сөйләшә башларлар иде. Татар карты да үз милләт кешесен танып алыр иде. 

Без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен, аның казанышларын, күренекле шәхесләрен белергә, балаларыбызны да үз нәселе белән горурланырга өйрәтергә тиешбез. Нәселең белән горурланыр өчен тарихыңны өйрәнергә, милләтеңнең үткәнен белергә, үзеңнең милли каһарманнарыңны белергә кирәк.

Милли хәзинәбезне саклап йөртүче, милләт аналары буласы кызларыбызның юкка чыгуы — ягъни башка кавемне тәрбияләве — бүгенге чорыбызның иң зур фаҗигасе. Дөрес нәтиҗә ясыйк, алга таба бу фаҗигале юлдан баруыбызны туктатыйк. Туган телебездә фикерлик, татарча сөйләшик, үзебезчә сөйләшә торган балалар үстереп калдырыйк.

Шулай булганда гына милләтебезнең киләчәге өметле булыр.

Кайсы гына милләт вәкиленнән: «Нәселеңдә иң беренче кеше кем булган?» — дип сорасак, ул Адәм галәйһиссәламне атар. Гарәпчә язылыштагы «адәм» сүзенең беренче хәрефе — намазда басып торучы, икенче хәрефе — рөкүгъта торучы, өченче хәрефе сәҗдә кылучы булып күренә. Бу хәрәкәтләр — намазда, димәк, без — намаз укучылар нәселеннән.

Нәселне кайгырту, саклау дигән сүз — матди яктан тәэмин итү генә түгел ул. Намаз укучылар нәселеннән булгач, үзебездән соң намаз укучылар калдыру да. Уңны сулдан аера башлагач, баланы намазга өйрәтә башлау лязем (тиешле). Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Балаларыгызга җиде яшьтән үк намазга басарга боерыгыз», — дигән.

Малны таба да, саклый да белергә тиешбез. Бүген без, кызганычка, балаларыбызны һөнәр, хезмәт сөя торган итеп үстермибез. Барысына да укып, эшләмичә генә акча ала торган урын эзлибез. Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне җәннәттән җиргә төшергәч, иң беренче итеп, игенчелек һөнәрен өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса