Дустың кем?
Мөселман кеше үзенә дус-ишне сайлаганда, үзенең иманына, тәкъвалыгына зыян китерми торганнарын сайларга тиеш.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дуслар сайлаганда игътибарлы булырга өндәгән, дустың нинди булса, син дә шундый буласың, дип искәрткән: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуңа да ул үзе кемнәр белән дус булуына игътибар итсен!» (Тирмизи). Мөселман кеше үзенә дус-ишне сайлаганда, үзенең иманына, тәкъвалыгына зыян китерми торганнарын сайларга тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында яшәгән бер мөшрикнең Кыямәт көнендә әйтәсе сүзләрен китерә: «И, (халык)! Шул пәйгамбәр белән бер үк юлны тоткан булсам иде! Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булсам иде!» (Әл-Фүркан сүрәсе, 27—29нче аятьлар).
Бу аятьтә сүз Гукбә ибне Әби Мугайт дигән исемле мөшрик турында бара. Гукбә ибне Әби Мугайт, ул да Әбү Ләһәб кебек рәсүлуллаһның салләллаһу галәйһи вә сәлләм күршесе иде. Ул да рәсүлуллаһның ишекләрен пычрак белән буяп бетерә, аны күргән саен мәсхәрә кыла, каты сүзләр әйтә иде. Бервакыт Аллаһының илчесе намаз укып торганда аның янына Гукбә килеп, чапаны белән пәйгамбәребезне буа башлый, шулвакыт Әбү Бәкер килеп аны туктата һәм: «Раббыгыз тарафыннан хаклык белән килеп, «Раббым — Аллаһ» — дип әйткәне өчен кешене үтерәсез мени?» — дип әйтә (Бохари).
Кардәшләрең әдәпле булсалар, син дә алардан үрнәк алып, аларның күркәм холыкларындагы яхшы сыйфатларны үзеңдә булдыра башлыйсың. Кардәшләрең тәкъвалы булсалар, син дә алар кебек тәкъвалыкны арттыру өстендә эшли башлыйсың. Кардәшләреңнең намазларын үз вакытында укуларын күрәсең икән, син дә алардан калышмыйм дип намазыңны вакытында укып барырга тырышасың. Дус — дусның көзгесе, шуңа күрә безгә яхшы кардәшләр белән генә аралашу зарур. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кеше кемне сөйсә, шуның белән бергә булыр» (Бохари). Ягъни, әгәр берәүнең холык-табигатен беләсегез килсә, шул кешенең дустына карагыз, чөнки алар икесе дә бер холыкта булырлар, дигән сүз бу. Әгәр шулай булмаса, димәк, аларның дуслыклары чын түгел.
Безнең халыкта бер мәкаль бар: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, төсенә карама, дустына кара». Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм акыллы дусның синдә яхшы эз калдыруы, ә начар дусның тискәре йогынтысы булып, сиңа барыбер зыяны тиячәге хакында әйтә: «Гадел, яхшы дус — ислемай сатучыга, ә начар иптәш — тимерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки бер дә булмаса, сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки синең киемеңне яндырачак, яки син аннан үзеңә яман ис ияртеп чыгачаксың» (Бохари).
Мөхтәрәм кардәшләр, Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә хәерле тормыш, вә әдәпле, яхшы әхлаклы дуслар насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia