Дин юлында көч, вакыт, мал сарыф итү
Ислам — ул кешене туры юлдан җәннәткә алып бара торган дин.
Мөселман булган кеше үз диненең кадерен белеп, аны башкаларга да — ата-анасына, балаларына, туганнарына, дусларына теләргә тиеш.
Аллаһның илчесе (с.г.в.) кешеләрне туры юлга күндерәм диеп искиткеч көч түгеп тырышкан: халкына Ислам динен көне-төне аңлатты, күз яшьләрен түкте. Аның күңелендә булган хәләтен иң яхшы белгән Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә болай дигән: «(Расүлем!) Әгәр алар бу (илаһи) Сүзгә ышанмасалар, артларыннан (кайгыларга төшеп) өзгәләнеп, үз-үзеңне һәлак итәсеңме?» (Әл-Кәһф сүрәсе, 6нче аять).
Үз халкының аянычлы хәлен, аларның файдасыз потларга табынуын, җәбер-золым, фахишәлеккә батуын күреп, пәйгамбәребез (с.г.в.) бик нык кайгырган. Шундый олы кайгыга баткан кеше хакында гарәпләр «син үз-үзеңне үтерә язардай буласың» диләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһы Тәгалә синең аша бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу сиңа кызыл дөяләргә ия булудан да хәерлерәк булыр» (Бохари, Мөслим). Кызыл дөя гарәпләрдә иң кыйммәтле мал булып саналган.
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) болай диеп әйтте: «Туры юлга чакырган кешегә аның артыннан ияргән кешеләрнең савабы кадәр әҗер язылыр, теге кешеләрнең әҗереннән бернәрсә дә киметелмәс. Адашуга чакырган кешегә аның артыннан ияргән кешеләрнең гөнаһы кадәр гөнаһ язылыр, ә теге кешеләрнең гөнаһларыннан бернәрсә дә киметелмәс» (Мөслим).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре Аллаһ юлында бик күп байлыкларын сарыф иттеләр. Бу эштә безгә үрнәк булып Әбү Бәкер һәм Гомар тора. Берсе өендәге булган бар нәрсәсен, ә икенчесе мөлкәтенең яртысын дин юлында сарыф иттеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кешеләр уянган һәр көндә җиргә ике фәрештә төшә, һәм аларның берсе: «Йә Аллаһ, садака биргән һәр кешегә алмаш кайтар!» — ди. Ә икенчесе: «Йә Аллаһ, саранланган кешенең малын юк ит!» — ди (Бохари). Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай диеп әйтә: «Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз» (Әлү Гыймран сүрәсе, 92нче аять).
Тере һәм сау чагыбызда Аллаһ юлында эшләп, тырышып, көч, вакыт, мал сарыф итеп калыйк. Үлем килгәннән соң моны эшли алмабыз, ә теге дөньяда үкенербез. Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Сезнең берәрегезгә үлем килгәнче Безнең сезгә ризык итеп биргән нәрсәләрнең бер өлешен сарыф итегез, соңыннан: «И, Раббым! Мине (үлемемне) якын бервакытка кадәр кичектерсәң, күп итеп садака бирер идем һәм изге кешеләрдән булыр идем», — дияр (Әл-Мүнәәфикуун сүрәсе, 10нчы аять).
Аллаһ Раббыбыз безгә хәерле юлларын ачып, шушы дөньяда Үзе биргән нигъмәтләрне тик изге эшләрдә кулланырга насыйп итсен, аларны ахирәттә гамәл китабыбызда күрергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа