Чамадан тыш шаяру һәм көлү
Ислам дине безгә шушы дөньяга җитди күзлектән карарга куша.
Аллаһка, Кыямәт көненә, Аллаһның вәгъдә кылынган җәннәте һәм җәзасы — җәһәннәмгә ышанган кеше сүз саен шаярып, кызык-мәзәк сөйләве белән билгеле булырга тиеш түгел. Бу — имандагы һәм әдәптәге ниндидер кимчелекләргә ишәра. Җитдилек — мөселманның асыл хәләте. Чынлап та, алда көткән сынауларны — үлемне, Мүнкәр һәм Нәкир соравын, кабердәге җәннәт бакчасын йә җәһәннәм чокырын, Кыямәттә кубарылуны, хисапны, чиратны белә торып та, мөселман еш уйланучан, хәтта вакыты-вакыты белән кайгыручан һәм елаучан булмаса, аңа үзенең эчке дөньясына күз салып, йөрәген рухи яктан дәваларга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Мин белгәннәрне белсәгез, аз көлеп, күп елар идегез», — дигән (Бохари).
Шулай да беркайчан да елмаймый һәм шаярмый яшәү пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтеннән түгел, чөнки ул (с.г.в.) үзе дә кайсы вакыт шаярып ала торган иде. Ләкин ул шаярган вакытында да ялганламады. «Мин шаярам, ләкин хактан башка нәрсә әйтмим», — дигән хәдис бар (Тирмизи, Әхмәд, сахих хәдис).
Шаярган да ялган һәм буш сүз сөйләмәү тик пәйгамбәргә (с.г.в.) генә хас нәрсә булмаган, бу кагыйдә безгә дә кагыла. Бер кудси хәдистә Аллаһ болай дигән: «Үзенең хаклы икәнен белеп тә, бәхәсен туктаткан кешегә Мин җәннәтнең кырыенда өй вәгъдә итәм. Хәтта шаярганда да алдамаган кешегә Мин җәннәтнең уртасында өй вәгъдә итәм. Ә әхлагы белән иң яхшы булган кешегә Мин җәннәтнең өске якларыннан өй вәгъдә итәм». (Әбү Дәүд, Бәйһакый, Тирмизи, сахих хәдис).
Димәк, шаярып та алдарга ярамый. Еш кына мөселманнар бу хакта онытып, төрле мәзәкләр, уйдырмалар сөйли башлый.
Әлбәттә, ялганламау шарты белән күңел күтәрер өчен бераз шаяртып алу гөнаһ түгел. Ләкин чаманы да белергә кирәк. Ә кайбер кешеләр тик шаярулары, кешеләрне көлдерү сәләтләре, күп мәзәкләр белүләре белән билгеле, хәтта аларның исемнәрен ишетү белән кешеләр елмая һәм көлә башлый. Мондый кешеләргә бераз уйланырга кирәк: Кыямәт көнендә без бу дөньядагы һәрбер сүзебез өчен җавап тотачакбыз, ә тормышыбызның байтак өлеше шаяру һәм көлке белән үтсә, Кыямәт көнендә күбрәк еларга туры килмәс микән? Моннан тыш без үзебез белән аралашкан кешеләрдә нинди эз калдырабыз — моның өчен дә сорау булачак бит! Бер хәдисендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күп көлмәгез — күп көлү йөрәкләрне үтерә», — дигән (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ, сахих хәдис).
Еш кына шундый күренешне күзәтергә була: берәр шаян кеше ниндидер кызыклы хәл сөйли дә, чынбарлыкта булмаган нәрсәләр дә өстәп җибәрә. Халыкта моңа «арттырып җибәрә» диләр. Бәлки, кемдер «монда куркыныч юк, сүзне бераз «бизәп җибәрергә» була бит!» — дип уйлыйдыр. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) моны тыйган һәм: «Кайгы шундый кешегә: ул кешеләрне көлдерәм дип нәрсәдер сөйли дә, алдый башлый. Кайгы аңа, кайгы аңа!» — дигән (Әбү Дәүд, Тирмизи, сахих хәдис).
Аллаһы Тәгалә безләрне төрле тел бәлаләреннән сакласын! Тәүфыйк-истикамәттә булып, изгелек кылучылардан булырга һәм әҗер-савапларга ирешергә нәсыйп итсә иде!
Нурислам Кучкаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа