Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бәраәт кичәсе.

7 апрельгә каршы төндә – Бәраәт кичәсе.

Бу бөек кичәдә кешеләрнең гамәлләре Аллаһы Тәгаләгә тапшырыла, бөтен мәхлукларның бер еллык эшләре тәкъдир ителә: киләсе бер ел эчендә үләчәк һәм туачак җаннар языла, барча җанлыларның еллык ризыклары бүлеп бирелә. “Тәкъдирдән узмыш юк, тәкъдир язылган инде” – димәгез: бу кичтә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт капкалары ачылыр, илаһи рәхмәте җир йөзенә төшәр,  хәер-бәрәкәт килер, мөселманнарның гөнаһлары кичерелер. Ә инде изге гыйбадәттә булып, сорау-ялварулар белән мөрәҗәгать иткәннәрнең тәкъдир гамәлләренә хәерле төзәтмәләр кертелер. Шуңа күрә дә бу кичне тәүбәләр кылып, гыйбадәттә, нәфел намазлары укып уздыру хәерле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса