Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бәхет ачкычы – тәүбә кылуда

Адәм баласы ничек кенә дөрес итеп яшәргә тырышмасын – ул барыбыр теге яисә бу вакытта ялгышырга, хаталанырга мөмкин. Кайвакыт кирәкмәгән сүз әйтә, кирәкмәгән сүз тыңлый, кирәкмәгән эш эшли.

Яки инде, киресенчә, кирәкләрен үтәми, юк-юкта гөнаһ эшләп куя.

Ялгышу, хаталану – гадәти хәл дип, туйганчы хаталар, гөнаһлар кылсаң да ярый дигән сүз түгел ул. Хаталандык икән, төзәтергә кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “Әй, иман китергән мөэминнәр, кылган гөнаһларыгыз өчен кайгырыгыз” ( Ән-Нур сүрәсе, 31нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кеше бер гөнаһ эшләсә, аның күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итсә, үкенсә, Аллаһыдан гафу сораса, ул тап бетә, агара”, – дигән.

Тәүбәнең мәгънәсе, турыдан-туры гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, әйләнеп кайту дигәнне аңлата. Ягъни хата-кимчелекләрдән тәүбә итү ул хаталы хәлдән элеккеге, хаталанганчы булган хәлгә әйләнеп кайтуны аңлата. Шәригать ягыннан караган вакытта тәүбәнең аңлатмасы – Аллаһыдан куркып, гөнаһларны калдыру, аның өчен үкенү, киләчәктә бу гөнаһларны кабат үтәмәскә дип сүз бирү.

Кеше һәрвакытта да Аллаһтан гафу сорарга тиеш, хәтта гөнаһ кылмыйча яшәсә дә. Чөнки истигъфар кылу ул Аллаһка якынайтучы, җәннәткә алып баручы бер гамәл булып санала. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Минем бәндәләремә әйт: “Гөнаһ кылып, үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһларны кичерә. Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер” (Әз-Зүмәр сүрәсе, 53нче аять).

Башка аятьтә Аллаһы Тәгалә шулай ди: “Бу – тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу итү һәм җимеш агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәттер. Изге гамәл кылучыларның җәзасы нинди хуш нигъмәтләрдер” (Әл-Гыймран сүрәсе, 136нчы аять).

Аллаһы Тәгалә, җәннәт белән тәүбә итеп, гыйбадәтләрен дәвам иткән кешеләрне шатландыра. Ахирәттә генә түгел, дөньяда да аларга нигъмәт. Әгәр дә кеше даими истигъфар кылса, Аллаһы Тәгалә аңа хәерле нәрсәләр бирә, мал-мөлкәтенә бәрәкәт иңдерә һәм аны бәла-казалардан саклый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Нух пәйгамбәрнең сүзләрен китереп, шулай ди: “...Тәүбә итеп, Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Вә сезгә күктән яңгыр яудырыр, вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер” (Нух сүрәсе, 10–12нче аятьләр).

Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем тәүбәне, истигъфарны дәими рәвештә әйтеп йөрсә, Аллаһы Тәгалә аңа бәла-каза килгәндә, төрле юлларын ачып, Үзе җиңеллекләр тудыра, кайгырганда аны Үзе тынычландыра вә уйламаган җирләрдән ризыкны бирә”, – дип хәбәр биргән.

Аллаһы Тәгалә, теләсә, Кыямәт көнендә кешенең калган барча гөнаһларын да гафу итәргә мөмкин. Аллаһы Тәгалә шулай ди: “Аллаһы үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны Үзе теләгән кешедән гафу итәр” (Ән-Нисә сүрәсе, 48нче аять).

Гөнаһлар ике төрле була: Аллаһы белән бәйле гөнаһлар һәм кешеләр арасында булганы. Аллаһы белән бәйле гөнаһлар, әйтик, намаз укымау, ураза тотмау аркасында икенче бер кеше зыян күрми. Кешенең үзе өчен генә зыянлы ул. Әлеге хаталары өчен кеше турыдан-туры Аллаһыдан гафу сорарга тиеш. Ә менә кешеләр арасындагы, мисалга, гайбәт сөйләү, угрылык, кешене рәнҗетүгә килгәндә, бу юлы Аллаһыдан кичерү сорау гына җитми. Ул кешедән дә гафу сорау һәм зыянны каплау кирәк. Ул гафу итсә, Аллаһыбыз да кичерер.

Тәүбәнең кабул булу шартлары да бар. Әгәр гөнаһ Аллаһ белән кеше арасында кылынган икән, 3 шартны үтәргә кирәк:

1. Гөнаһларны шул вакытта ук туктатырга. Әйтик, эчкече – аракысын, карак урлавын ташларга тиеш.

2. Гөнаһ кылганнан үкенергә.

3. Киләчәктә ул гөнаһны бүтән кылмаска.

Шушы 3 шарт үтәлсә, тәүбә итү дөрес булыр. Әгәр дә бер шарт үтәлми икән  – тәүбә дөрес түгел.

Әгәр дә гөнаһ ике кеше арасында кылынган икән, югарыдагы 3 шартка тагын бер “кемнең хакы бозылды – шушы кешедән гафу сорау” кебек шарт өстәлә. Шушы 4 шарт үтәлә икән, ике кеше арасында кылынган гөнаһ гафу ителер, ин шә Аллаһ.

Тәүбә ихластан булырга тиеш. Кайберәүләр гайбәт сөйләгән вакытта ара-тирә “әстәгъфируллаһ” дип куя. Шуның белән тәүбәгә киләм дип уйлый. Бу инде ихластан әйтелгән сүз түгел, ә тукран тәүбәсе генә.

Кылган гөнаһларыбыз өчен тәүбә кылырга ашыгыйк һәм, ин шә Аллаһ, бу дөньяда да, ахирәт тормышында да иң бәхетлеләрдән булырбыз. Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, рәхим-шәфкатенә ирешү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса