Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмәдә өлкәннәр көненә багышланган чара узды

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес узды.

     Җәмгыятьтә өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү бу җәмгыятьнең алга китеш дәрәҗәсе күрсәткече, аның әгъзаларының әхлак нигезләрен үзләштерүе, аларның әдәплелеге һәм киң күңеллелеге билгесе булып тора.

    Шунысы куанычлы, Бөгелмә мөхтәсибәтендә инде берничә ел олы яшьтәге кешеләрне чакырып, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүләкләр өләшәләр. Гадәттәгечә, чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланып китте.

Рамил хәзрәт яшь буенча өлкән кешеләрнең хокуклары, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында искә төшерде. Аннан соң изге Коръән сүрәләре укылды. Соңыннан бәйрәм ашы булды.

    Шулай ук бу көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең уңышы да таратылды.

    Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәткән ярдәме өчен Лилия Фәтхетдиновага рәхмәт белдерә.

 

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте

Нурислам КУЧКАРОВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса