Әюб галәйһиссәлам
Әюб галәйһиссәлам Бәнү Исраил халҡына җибәрелгән.
Өстен фикер буенча ул Йосыф пәйгамбәр белән Муса пәйгамбәр яшәгән чорлар арасында яши. Әюб галәйһиссәлам 254 ел яшәгән диеп риваять ителә. Әюб галәйһиссәлам исеме белән Сүриәдә, Фәләстиндә, Мисырда һәм Урта Азияда бер ничә топоним бәйле. Әюб галәйһиссәлам догасын мөселманнар авырудан саклаучы итеп ҡуллана. Тәфсир галимнәре әйтүенчә, Әюб галәйһиссәлам 18 ел буе авырды. Әюб галәйһиссәлам кыйссасы хакында Коръәни Кәримнең «Әл-Әнбия» һәм «Сад» сүрәләрендә әйтелә.
Әюб галәйһиссәламнең атасы Әмүс, аның атасы Бәрзәх булып, бу нәсел Ибраһим улы Исхак пәйгамбәр нәселе белән тоташа. Ибраһим галәйһиссәламнең ике улы булган: Исмәгыйль һәм Исхак. Исмәгыйль — Һаҗәр исемле, ә Исхак Сара исемле хатыныннан туган. Аллаһы Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 39нчы аятендә Ибраһим галәйһиссәламнең сүзләрен китереп болай диеп әйтә: «Барча мактаулар картайган көнемдә миңа Исмәгыйльне һәм Исхакны биргән Аллаһка. Һичшиксез, минем Раббым — доганы ишетүче».
Ибн Әсәкир исемле галим: «Әюб галәйһиссәламнең әнисе Лутның кызы булган» — диеп хәбәр итә. Һуд сүрәсенең 78нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтте: «Лут галәйһиссәлам аларга әйтте: «И, кавемем! Менә минем кызларым». Икенче фикер буенча, һәр пәйгамбәр үз өммәтенең атасы урынында булганлыктан, Лут галәйһиссәлам үз өммәтенең хатыннары турында: «Болар минем кызларым», — диеп әйтә.
Лут Ибраһим галәйһиссәләмнең туганының улы була. Аллаһ Тәгалә Лут кавеменә газап җибәрә һәм бөтен халыкны һәлак итә. Лут галәйһисәлам исә иман китергән кешеләр белән Фәләстыйнга килеп, Ибраһим галәйһисәлам янында төпләнеп яши. Аллаһы Тәгалә «Әл-Әнбия» сүрәсенең 71нче аятендә болай диеп әйтә: «Без Ибраһим һәм Лутны Гыйрактан һиҗрәт иттереп галәмнәр өчен бәрәкәтле кылган Шам һәм Фәләстыйн дигән җиргә ирештереп коткардык».
Әюб Шөгайб гәләйһиссәләмнең ике туганы агасы (Осман-эффенди Нури Топбаш китабыннан). Шөгайб галәйһиссәлам үзенең нәселе белән шулай ук Ибраһим галәйһиссәламгә тоташа.
Әт-Табари исемле галим, үзенең тарих китабында Әюб галәйһиссәламнең яшәгән урыны Дәмәшкъ шәһәренең көньягында урнашкан Әль-Бәсәния исемле җирдә булган, дигән фикерне әйтә. Кайбер башка тарихчылар әйтүе буенча — Әюб галәйһиссәлам "Үле диңгез«нең көньяк өлешендә булган Әдүм исемле җирдә яшәгән.
Әюб галәйһиссәламнең исеме Коръәндә дүрт тапкыр гына искә алына.
1. Ән-Ниса сүрәсенең 163нче аятендә: «Һичшиксез, Без, Нухка галәйһиссәлам һәм аңардан соңгы (Һуд, Салих, Шөгайб (галәйһимүссәләм) һәм башка) пәйгамбәрләргә вәхи җибәргән кебек, сиңа да вәхи иттек. Без Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка (галәйһимүссәлам), аларның (Ибраһим белән Исхакның (галәйһимәссәлам) оныкларына (унике ыругтан пәйгамбәрләргә), Гайсәгә, Әюбкә, Юнуска, Һарунга һәм Сөләйманга (галәйһимүссәлам) вәхи иттек. Давыдка (галәйһиссәлам) исә Зәбүрне бирдек».
2. Әл-Әнгам сүрәсенең 84нче аятендә: «Без аңа [(Ибраһимга (галәйһиссәлам) улы итеп) Исхакны (галәйһиссәлам) һәм (оныгы итеп) Ягъкубны (галәйһиссәлам) бирдек. Һәр икесен дә (туры юлга) һидаять иттек. Аннан алда да (бабасы) Нухны (галәйһиссәлам) һидаять иткән идек. Аның (Нухның (галәйһиссәлам) нәселеннән Давыдны, Сөләйманны, Әюбне, Йосыфны, Мусаны һәм Һарунны (галәйһимүссәлам) да (пәйгамбәрлек нигъмәтенә ирештердек). Игелек кылучыларга әнә шулай әҗерләрен бирәбез».
3. Әл-Әнбия сүрәсенең 83нче аятендә: «(Расүлем!) Әюбне дә (галәйһиссәлам) искә ал)! Менә ул (каты чир белән авырып, еллар буена сабыр иткәннән соң, намазга тора алырлык та көч таба алмагач) Раббысына (дога белән) эндәште: «Һичшиксез, миңа бер зарар кагылды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесесең».
4. Сад сүрәсенең 41нче аятендә: «(Расүлем!) Әюб колыбызны да (галәйһиссәлам) искә ал. Менә ул: «Һичшиксез, шайтан миңа авырлык һәм (гаиләмнән малын алып) мәшәкать белән кагылды», — дип, Раббысына дога кылды.
Тарих вә тәфсир белгечләре әйтүләренчә, Әюб галәйһиссәлам бик тә бай булып, балалары да күп иде. Аллаһы Тәгалә биргән бу нигъмәтләргә ул бик шөкерле булып, Аның әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган булды. Көннәрдән бер көнне Аллаһы Тәгалә аны байлыгын, балаларын һәм саулык-сәламәтлеген алып сыный.
Аллаһы Тәгаләнең җирдәге кануны буенча иң күп сынауга пәйгамбәрләр дучар булдылар. Шуңа күрә дә Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә шулай ди: «Кешеләрнең иң каты сынау күрүчеләре пәйгамбәрләр, соңыннан яхшы кешеләр, соңыннан аларга охшаган башка кешеләр. Кеше динне тотуына карап сынала. Әгәр дә ул динендә көчле булса, аңа карата сынау да көчле була». (Бохари, Тирмизи, Ибн Мәҗәһ).
Кайбер тәфсир китапларында Әюб галәйһиссәламнең авыруы чиктән тыш арттырылып аңлатыла. Ул китапларда Әюб галәйһиссәламнең бөтен тәнен кортлар каплады, бары тик йөрәге генә сау-сәламәт калды. Шуңа күрә кешеләр аннан читләштеләр, дип язылган. Ләкин чынбарлыкта, Әюб галәйһиссәлам кешеләрне читләштерә вә җирәндерә торган авыру белән авырмады. Пәйгамбәрлекнең бер шарты ул — кешеләрне читләштерә торган авырулардан сәламәт булу.
Риваять ителә, шайтан Әюб галәйһиссәламнең унөч баласының, өсләренә бинаны җимереп, үлемнәренә сәбәпче булган. Аллаһы Тәгалә аларны терелтеп, хаста булганнарына шифа биреп, тирә-якка таралганнарны бер арага китереп, кабат үзенә насыйп иткән. Риваятьләр арасында Аллаһы Тәгаләнең аны яшәртеп, хатыны белән икесенә тагын балалар биргән дигәннәре дә бар. Бу турыда Аллаһы Тәгалә «Сад» сүрәсенең 41—43нче аятьләрендә болай диеп әйтә: «(Расүлем!) Әюб колыбызны да (галәйһиссәлам) искә ал. Менә ул: «Һичшиксез, шайтан миңа авырлык һәм (гаиләмнән малын алып) мәшәкать белән кагылды», — дип, Раббысына дога кылды. «Аягың белән (җиргә) тип! (Ул әмеребезне үтәгәч, чишмә бәреп чыкты). Бу салкын су — коеныр һәм эчәр өчен» (дидек). Бездән бер рәхмәт һәм аек акылга ия кешеләр өчен (сабырлыкка өнди торган) бер үгет булсын өчен, Без аңа (Әюб колыбызга (галәйһиссәлам) гаиләсен һәм алар белән бергә булган кадәр (балалар) бирдек».
Әл-Әнбия сүрәсенең 84нче аятендә болай диеп әйтелә: «Без (догасын кабул итеп) аңа җавап бирдек һәм аңа килгән зарарны күтәрдек. Хозурыбыздан бер рәхмәт һәм гыйбадәт кылучыларга бер үгет булсын дип, (үлгән балаларын терелтеп, картаеп беткән хатынын яшәртеп) аңа гаиләсен һәм (шулкадәр үк бала, онык биреп) янында булган кадәрен (кабат) биргән идек».
Бу турыда Бохари хәдисләр җыентыгында болай диеп әйтелә: «Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте белән Әюб галәйһиссәлам терелә. Аллаһы Тәгалә аңа балаларын һәм малын арттырып кайтара».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа