Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#Сайлау2020

Бөгелмәлеләр тавыш бирүдә актив катнашалар

Техника йортында урнашкан сайлау участогык ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауларда үз тавышларын бирергә теләгән кешеләрне кабул итә.

Монда сайлауларның легитимлыгын күзәтүчеләр бар. Халыкның җыелып торуы күзәтелми, әмма участок буш тормый. Шәһәр халкы берәм-берәмләп көн дәвамында килә. Тавыш бирү, коронавирус таралуга юл куймау максатларында, барлык куркынычсызлык нормаларын катгый үтәү белән уза. Керү юлында һәр кешенең температурасын үлчиләр, яңа  ручка, перчаткалар һәм битлек бирәләр.

Тавыш бирү процедурасы гадәттәгечә: кеше үз адресын атый, паспортын күрсәтә. Участок сайлау комиссиясе әгъзасы әлеге паспортларны үзләрендәге мәгълүмат белән чагыштыра, имза куя. Тавыш бирүче шулай ук тиешле документка кул куя һәм бюллетень алып, тавыш бирү кабинасына юнәлә. Пичәтләнгән урна – чыгу юлында урнашкан.

Бүген участокта 80нән артык кеше тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса