Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#Сайлау2020

Бөгелмәдә яшәүче йөз яшьлек хатын-кыз сайлауларда тавыш бирде

Александра Никифоровна Сигаева гражданлык бурычын өйдә үтәгән.

Пенсионер үзенә ошаган кандидат өчен тавыш бирде.

Сайлау комиссиясе вәкилләре аның өенә барды. Алар үзләре белән бюллетеньнәр һәм махсус урналар алып килгән,  ә үзләре – шәхси саклану чараларында: участок сайлау комиссиясе әгъзалары халат, битлек һәм перчаткалар кигән иде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Александра Никифоровна районда, республикада һәм илдә барган вакыйгалар белән кызыксынып тора. Йөзъяшәр әби берничә дистә ел инде җирле район газетасын яздырып ала, аның һәр санын беренче битеннән соңгы битенә кадәр укып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса