Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#Сайлау2020

Бөгелмәдә мобиль сайлау участогы эшли

Көндезге 12гә анда йөзгә якын кеше тавыш бирде.

1125нче номерлы күчмә участок чатыр рәвешендә инде беренче тапкыр гына эшләми. Алдагы сайлау кампаниясендә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә, әлеге район халкы мондый форматны уңай кабул итүен күрсәтте.

– Бу юлы янә мобиль участок оештырырга булдык, - дип хәбәр итте Бөгелмә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов.

Күчмә пунктта сайлаулар коронавирусны профилактикалау буенча барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү белән уза.

Сайлау участогында ТР Президентын сайлауга кандидатлар тәкъдим иткән күзәтүчеләр бар.

Иртәгә тавыш бирү өчен палатка Нефтьчеләр ур., 40 һәм 42 адресы буенча урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X